Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербурдагы Европа университетына эшен иске бинасында яңартырга рөхсәт ителгән


Петербур -- Петербур мәхкәмәсе Европа университетына эшен иске бинасында яңартырга рөхсәт биргән.

Мәхкәмә карарында әйтелгәнчә, университет җитәкчелеге янгын хезмәтләре тапкан җитешсезлекләрнең күбесен төзәткән.

Университетның эшчәнлеге "бинада янгын чыгу куркынычы сәбәпле" гыйнвар ахырында туктатылган иде.

Петербурдагы Европа университеты – хөкүмәттән бәйсез уку йорты. Анда 180 студент укый. Уку йорты ябылганнан соң җәмәгәтчелек әүзем каршылык чаралары оештырды.

XS
SM
MD
LG