Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан прокуратурасы тукталышларны ике телдә игълан итү кирәклеген искәртте



Казан – Казанның Авиатөзелеш районы прокуратурасы аутотранспорт ширкәтләре җитәкчеләрен телләр турындагы кануннарны үтәү зарурлыгы турында кисәтү ясады.

Атап әйткәндә, трамвай һәм троллейбус йөртүчеләренә тукталышларны ике телдә игълан итергә кушылды. Кисәтү үтәлмәсә, җитәкчеләргә кырысрак чаралар күреләчәк.

Бу кисәтүнең сәбәбе – бер Казан кешесе маршрут аутобуслары, трамвай, троллейбусларда тукталышларның татар телендә игълан ителмәвенә зарланып прокуратурага мөрәҗәгать иткән. Бу исә телләр турындагы кануннарны бозу булып тора.

XS
SM
MD
LG