Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 15:42

Казан дәүләт университетының гамәли экология кафедрасы профессоры Нәфисә Минһаҗeва: “Түбән Кабан күлендә балык күпләп үлә”,- дип белдерә.

Альберт Сөләйманов
Альберт Сөләйманов һәр көнне булмаса да, җае чыкканда Казан шәһәре эчендәге сулыклардан Казансудан, Кабан күленнән балык тотарга ярата. Шимбә, якшәмбе көннәрендә 100-дән артык балыкчы язгы боз өстенә утыра. Балыкчылар арасында хәбәр бик тиз тарала дисәләр дә, Альберт Сөләйманов Түбән Кабандагы хәлләр турында ишетмәгән. “Халык агуланудан курыкмый мени?”,- дигән сорауга ул болай диде. “Сөйләсәләр дә барыбер тоталар, ашыйлар. Зыяны юк аның. Агуга балык та күнегә, аны ашап без дә ияләшәбез. Таш та булмый инде, Казанда һава да бик пычрак бит”.
Казанда күпләп балыкның үлүе беренче очрак түгел. Мондый хәлләр узган гасырның 80-90 елларында берничә тапкыр булган. “Ул вакытларда төрле оешмалар ташландык суларын агызу Кабан һәм Түбән Кабан күлләрен үле хәлгә китерә язган иде инде”,- ди Нәфисә Минһаҗeва. Ә бүгенге очракка килгәндә исә ул болай аңлатты.
“Соңгы берничә ел эчендә мондый хәлләр күзәтелмәгән иде. Бу сулык үз хәлендә тыныч кына яшәде. Минем уемча, әлеге хәл барыбер ниндидер пычырак су түгү нәтиҗәсендә булырга тиеш. Яңгыр-кар һәм урамдагы су агызучы торбалар күп анда. Алар аша төрле оешмаларның ташландык сулары да агып төшкәли. Монда, минем уйлавымча, шундый гадәттән тыш хәл булырга тиеш”,- ди Нәфисә Минһаҗeва.
Балыкның күпләп үлүе турында аңа таныш журналистлары хәбәр иткән. Фотоларын да күргән ул. Белгечләр әйтүенчә, балыкның кырылуы берничә очракка бәйле. Яз көне боз астында балыкларга һава җитмәүдән тончыгып, я пычрак су түгүдән агуланып үлә. Бу ике очракның бергә килүе дә мөмкин. “Түбән Кабан зур күл. Аның хәтта кыш көннәрендә катмый торган өлеше дә бар. Шуңа күрә, балыкларга һава җитмәү очрагы шикле”,- дип белдерә Минһаҗeва.
Казан һәм районара табигатьне саклау прокурорының өлкән ярдәмчесе Рамил Әхмәтҗанов әйтүенчә, Түбән Кабандагы балыклар бөтенләй башка сәбәп нәтиҗәсендә күпләп үлгән булырга мөмкин. “Экология милициясе вәкилләре Казан урамнарындагы карны түгүче машиналарны Түбән Кабан күле янында тоткан иде. Бүгенге көндә безнең прокуратуры бу хәл уңаеннан тикшерү үткәрә”,- диде Рамил Әхмәтҗанов. Казанның “Горводзеленхоз” ширкәте вәкилләре бу хәлне урамдагы пычрак карны түккәндә тиешле урынга алып барырга шәһәр казнасында акча булмау белән аңлаткан. Шуңа күрә, аптырап тормаганнар машиналар карны Түбән Кабан күле ярыннан гына бушаткан. Бу көннәрдә табигатьне саклау прокуратурасы тикшерү эше алып бара. Нәтиҗәсе атна-ун көн эчендә билгеле булачак.
Мондый хәл Татарстанда беренче очрак түгел. Берничә ел элек Түбән Кама урамнарындагы пычрак кар сулыкка түгелгән булган. Тикшерү табигатькә зур зыян янавын белдергән. Кар түгүче оешма башлыгы җинаять җаваплылыгына тартылган булган.

XS
SM
MD
LG