Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшьли никах тансыкмы?


Яшьли өйләнешкәннәр арасында аерылышучылар күбрәк
Яшьли өйләнешкәннәр арасында аерылышучылар күбрәк

Русия яшьләр эшләре дәүләт комитеты җитәкчесе Василий Якеменко үзенчәлекле тәкъдим белән чыкты. Ул илдә демографик хәлне яхшырту өчен яшьли никахларны арттыру һәм мондый гаилә коруны заманча, тансык, модалы итеп күрсәтү кирәк, ди.


Якеменко фикеренчә, фатирсыз, аз керемле яшьләр гаиләсендә киресенчә балалар күбрәк туа икән. Әмма балаларны аякка бастыру, җәмгыятькә файдалы итеп үстерү турында “Наши” яшьләр хәрәкәтенең элекке җитәкчесе Василий Якеменко бер сүз дә әйтми.

Русиядә статистика күрсәткәнчә, яшьли гаилә коручылар азайганнан-азая бара. Дәүләт тарафыннан төрле программалар кабул ителүгә карамастан, өйләнешүчеләр һәм күбрәк бала табарга теләүче артмый. Мисал өчен, яшь гаиләләргә ипотека нигезендә ташламалы фатир бирү, икенче бала өчен дәүләтнең 275 мең сум акчалата түләме дә яшьләрне гаилә коруга этәргеч булып тормый. Якеменконың яшьли никахларны арттыру тәкъдимен күпләр нигезсез, уйланып җитмәгән, ди.

“Демографияне арттыру өчен генә яшьли өйләнергә өндәү ул зур бәхетсезлеккә китерә, чөнки 17-18 яшьлек кешенең әле рәтле эше, акчасы, торагы булмый. Ул ата-ана җилкәсендә утырачак. Бу очракта өч буын бәхетсез була: гаилә корганнарның әти-әниләре, яшьләр үзләре һәм аларның балалары”, ди Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы Бөтенрусия татар гаиләсе фонды мөдире Миләүшә Гайфуллина.

Статистика күрсәткәнчә, яшьли өйләнешкәннәр арасында аерылышучылар күбрәк. Яшьләр арасында кызның көмәнле булуы аркасында гына корылган гаилә күп очракта таркала, ди белгечләр. Әмма яшьли гаилә коруны тәкъдим иткән Русия яшьләр эшләре дәүләт комитеты җитәкчесе Якеменко исә акча азрак, фатиры кечерәк булган гаиләләрдә күбрәк бала була дигән фикердә тора. Димәк, Русиядә яшьләр сәясәтен алга сөргән кеше фәкыйрлектә балалар күбрәк туа һәм моны арттырыга кирәк дигән фикердә тора булып чыга.

Яшьләр күпчелеге югары уку йортларын тәмамлагач кына гаилә кору ягын карый. Психолог Марат Хәлиуллин "аякка баскан” яшьләр арасында аерылышулар да азрак, ди.

«ЗАГС статистикасы нигезендә, яшьли гаилә коручыларның 90 проценты аерылыша. Психология күзлегеннән караганда никахлашу өчен иң яхшы вакыт – 23-27 яшь. Шул ук вакытта физиологик яктан хатын-кызга 25 яшькә хәтле бала табу яхшы санала. Тормыш алып баруга килгәндә, 60 яшькә җитеп тә гаилә тотуга җавапсыз караган кешеләр бар. Бу яшькә карамый, ә шәхсән кешенең үзеннән тора”, ди Казан шәһәре мәгариф идәрәсе хезмәткәре Марат Хәлиуллин.

Дөньяның бер генә илендә дә бала табуга өндәү өчен тотылган акчаның көтелгән нәтиҗәләр биргәне юк. Хәзер Русиядә яшьләрнең күпчелеге чит илдән үрнәк ала һәм югары белем алып, яхшы эшкә урнашкач кына гаилә кору ягын карый.
XS
SM
MD
LG