Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай Тибетта гаскәрен арттыра



Пекин – Кытай рәсмиләре Тибетта һәм аның күрше вилаятьләрендә гаскәр санын арттыра. Шаһитлар төбәккә хәрби кәрваннар, өстәмә гаскәриләр килүе турында хәбәр итә.

Бүген рәсми мәгълүмат чаралары Тибетта чуалышлар оештыруда гаепләнгән 19 кешенең фотосүрәтләрен бастырып чыгарды.

Кытай рәсмиләре бүген беренче тапкыр, узган якшәмбе Сычуан төбәгендә демонстрантларга ут ачылуын таныды.

Тибеттагы протестлар соңгы 20 елда Кытайда хакимияткә каршы иң җитди каршылык булып тора.

Тибет активистлары әйтүенчә, бу чуалышлар нәтиҗәсендә 100-дән артык кеше һәлак булган. Рәсми Пекин корбаннар саны 13 дип белдерә.

XS
SM
MD
LG