Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 03:53

Русия Дәүләт Думасы илнең тышкы сәясәтен билгеләү эшендә әвземрәк катнашмакчы - җомга көнне узган утырышында ул Русия хөкүмәтен, Грузия НАТОга кушылган очракта аның ике баш күтәргән төбәген аeрым танырга, Русиянең андагы ватандашларын якларга өндәде. Белдерүне 400дән артык депутат яклады, утырышта исә шуларның 50ләбе генә бар иде.


Думаның тышкы сәясәтне билгеләү эшенә шулай алдын-артын карамый гына кереп китүе беренче карашка сәeррәк тоeлса да (ни дисәң дә, Русиянең тышкы сәясәтен президент һәм хөкүмәт билгели), бу активлыкның артында барыбер Мәскәү Кремле торуы шик уятмый.

Эш шунда ки, башында булган бар уйларын да рәсми Мәскәү дипломатик сәбәпләр аркасында турыдан-туры әйтә алмый, шуңа да бу очракта ул башка каналларны файдалана. Мисал өчен, төрле Жириновскийлар һәм Островскийлар күп булган Дәүләт Думасын.

Алексей Островский анда Бәйсез Дәүләтләр бердәмлеге эшләрен караучы комитетны җитәкли, белдерү кабул итү дә нәкъ менә аның эше иде. Үз чыгышын ул шактый кырыс итеп ясады, Думаның шушы адымы артында нәкъ менә Грузияне, аның хәзерге җитәкчесен кисәтү ятуын яшермәде.

Ярылып яткан төп фикер шул - әгәр дә Тифлис үзенең Көнбатыш белән дуслыгын ныгытып, НАТОга кушылу турында җитди уйлана икән, димәк Русия моңа Абхазия һәм Көньяк Осетияне аңардан тартып алу белән җавап бирә ала. Островский бу уңайдан, эшләр шуңа барып җитсә, без халыкларның үзбилгеләнү хокукы принцибын танырга мәҗбүр булачакбыз, дип белдерде.

Әмма Думада сүз бу юлы бары тик шул абхаз, осетин һәм өлешчә Днестр буe халыклары турында гына барды. Татар, чечен милләтенең дә үзбилгеләнү хокукларын искә алучы булмады.

Депутатлар Русия җитәкчелегенә, Абхазия һәм Көньяк Осетиянең бәйсезлеккә ирешә баруын тизләтү мәсәләсен карап, аларның халыклары тиешле теләген белдергән очракта бәйсезлекләрен дә тануны тәкъдим итә.

Дума кабул иткән белдерүнең хөкүмәт өчен бернинди дә мәҗбүрияте юк. Әмма аны кабул итү үзе Мәскәүнең Грузия һәм аның баш күтәргән төбәкләре мәсәләсендә нинди чараларга бара алуын күрсәткән бер вакыйга булып тора.

Абхазия дә, Көньяк Осетия дә 90-нчы eллар башында ук Грузия хакимиятен танымый башлаганнан бирле Русиянең дипломатик вә икътисади канаты астында дияргә була. Мәскәү алар белән сәүдә алып бара, анда Русиянең тынычлык саклау көчләре урнаштырылган. Өстәвенә, Русия ягы шушы ике республика халкына үз ватандашлыгын да мулдан өләште.
Думадагы утырышта бу уңайдан шундый сан да яңгырады - Абхазия халыкының якынча 90 проценты Русия паспортына ия икән. Анда да, Көньяк Осетиядә дә мартның 2-сендә Русия президент сайлавы үтте, мисал өчен.

Дума утырышында төп чыгыш белән чыккан Алексей Островский дә басымны нәкъ менә шул ватандашларның хокукларын яклауга ясады.

Февраль аeнда Косово үз бәйсезлеген игълан иткәч, бу ике республиканың үзләрен таныту тырышлыклары тагын да арта төште. Аларны асылда Мәскәү үзе очындыра - ул алдан ук, әгәр дә Косово Сербиядән аeрыла икән, бу башкаларга да шундый мөмкинлек юлын ачачак дип белдереп куйды.

XS
SM
MD
LG