Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия шурасы Мәскәүдә эшчәнлеген киметә



Лондон – Британия шурасы башлыгы Нил Киннок, оешма Мәскәүдәге эшчәнлеген киметә дип белдерде.

Карарның сәбәпләре китерелми. Киннок сүзләренчә, алар оешма тирәсендә соңгы вакытта булган хәлләр белән бәйле түгел.

Берүк вакытта ул, Петербур һәм Екатеринбур бүлекчәләрен япмаска да була иде, дип өстәде.

Британия шурасы тирәсендә җанҗал узган елның ахырында кабынды. Русиянең тышкы эчләр министрлыгы, җирле бүлеклчәләрнең тиешле хокукый статусы юк дип, аларны ябырга кушкан иде.

Шура җитәкчеләре бүлекчәләрнең эшчәнлеген вакытлыча туктатып торырга карар итте.

XS
SM
MD
LG