Коломбо – Бүген Шри-Ланкада танылган язучы-фантаст Артук Кларк җирләнде.
Ул берничә көн элек 90 яшендә хастаханәдә вафат булган иде.
Британ язучысы күп еллар Шри-Ланкада яшәде. Аның истәлегенә бар ил буйлап тынлык игълан ителде.
Язучы үтенеченә күрә, җеназада бернинди дини йолалар башкарылмады. Бары тик, аның әсәре нигезендә төрелгән "2001 ел: Галәм Одиссее" исемле фильмнан көй уйнады.