Accessibility links

җомга, 20 гыйнвар 2017, Казан вакыты 00:23

Дагыстан телевидениесе җитәкчесенең үтерелүе тикшерелә



Махачкала – Дагыстанда республика телерадиокомпаниясенең җитәкчесе Магомедгаджи Абашиловның үтерелүе тикшерелә.

Русия прокуратурасының тикшерү комитеты вәкиле Владимир Маркин сүзләренчә, бу җинаять Абашиловның хезмәте белән бәйле дигән фараз бар.

Җомга кичендә Махачкалада Абашилов машинасына ут ачылган. Йөртүче яраланган, ләкин исән калган.

XS
SM
MD
LG