Анкара – Төркиянең көньяк-көнчыгышында шимбә көнне көрдләр белән полиция арасында бәрелешләр булган.
Хәбәрчебез әйтүенчә, Хаккәри һәм Ван шәһәрләрендә дистәләгән цивиль кеше кулга алынган, шул исәптән, хатын-кызлар һәм балалар. Яраланучылар бар диелә.
Чуалышлар Нәүрүз бәйрәме вакытында башланып киткән.
Төркиянең НТВ телевидениесе хәбәр итүенчә, бәйрәм чаралары хөкүмәткә каршы демонстрациягә әверелгән.