Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чейни Согуд патшасы белән нефть бәясен тикшерде



Ер-Рияд – Кушма Штатлар вице-президенты Дик Чейни Эр-Риядта Согуд патшасы Абдулла белән очрашып, бертуктаусыз үскән нефть бәяләре мәсьәләсен тикшергән. Чейни ярдәмчеләре сөйләшүләрне "нәтиҗәле" дип бәяли, тарафлар уртак карашлар булуын ачыклаган.

Сөйләшүнең башка нечкәлекләре китерелми.

Согуд Гарәбстаны Кушма Штатларның, нефть бәясен төшерү өчен, аның табышын арттырырга чакыруын моңа кадәр каршы чыгып килә иде.

Якын көнчыгышта сәфәрдә йөргән Чейни бүген Израиль һәм Көнбатыш ярда булачак, аннан Төркиягә юл тотачак.

XS
SM
MD
LG