Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тайваньда президент сайлауда оппозиция намзәте җиңде



Тайпей – Тайваньда үткән президент сайлауда җиңүне оппозиция намзәте Ма Иңзю яулаган. Ул тавышларның 58%-ын казанган.

Аның көндәше хакимияттәге демократик прогрессив партия вәкиле Франк Се 42% чыйган.

Сайлау ярышы икътисад һәм Кытай белән мөнәсәбәтләр тирәсендә барды.

Һарвард бетергән Ма Иңзю утрауның икътисади хәлен яхшыртырга, Кытай белән мөнәсәбәтләрне җайларга вәгъдә итә.

"Безнең демократиянең җитешсезлекләре күп, төзәтәсе урыннар җитәрлек. - ди Ма. - Ләкин Кытайның мең еллык тарихында бары тик Тайвань, шушы кечкенә утрау моңа ирешә алды. Шушы демократия һәм иреклек белән һәрберебез горурланырга тиеш".

Дистә еллар буе Тайвань үз юлы белән тәрәккый итте. Әммә Кытай аны үз өлеше дип саный.

XS
SM
MD
LG