Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пекин уйгырларны Тибетка иярмәскә кисәтә


Уйгыр кызлара Кашгар базарында
Уйгыр кызлара Кашгар базарында

Кытай рәсмиләре Тибетта булган чуалышлар нәтиҗәсендә корбаннар саны 19 дип белдерде. Элегрәк 13 дигән иде. Сөргендәге тибетлылар исә үлүчеләр 100 чамасы ди.


Чуалышларны оештыруда шикләнелгән 21 кешенең сурәте интернетта урнаштырылган. Аларны табырга ярдәм итүчеләргә акчалата бүләк вәгъдә ителә. Рәсми басмалар ике шикләнелүче инде кулга алынган дип хәбәр итә.

1950-нче елларда коммунистик көчләр килгәнче Тибет бәйсез төбәк иде. Кытай коммунистлары мөнбәре саналган "Халык гәзите" бүгенге алдынгы мәкаләсендә Тибетта бәйсезлек тарафлы көчләрне изергә чакыра. Шунда ук Кушма Штарлар, Европа һәм Азия җитәкчеләренең сөйләшүләр үткәрү тәкъдиме кире кагылган.
Cинҗан чуалышлар төбәгенә терәлеп тора

Рәсми мәгълүмат чаралары төньяк-көнбатыштагы Синҗан төбәгендә яшәүче уйгырларны Тибеттагы баш күтәрүгә иярмәскә кисәтә.

Тибет башкаласы Лһасада чуалышлар 10 мартта башланды һәм соңнан тибетлылар яшәгән күрше Гансу, Сычуань, Кингай вилаятьләренә җәелде.

Рәсмиләр төбәккә өстәмә гаскәр китерде. Чит ил кешеләре анда кертелми.

Рәсми Пекин Тибетның рухи җитәкчесе, сөргендә яшәүче Далай-ламаны шушы чуалышлар артында торуда, Олимпия уеннарына аяк чалу ниятендә гаепли.

Далай-лама бу гаепләвләрне кире какты, көч кулланылган каршылык чараларын тәнкыйтькә тартты, Пекинга барып Кытай рәсмиләре белән очрашырга әзерлеген белдерде. Ул ватанына киңрәк мөстәкыйльлектән артык башка нәрсә теләмәвен дә әйтте.

Европа парламенты президенты Һанс-Герт Пёттеринг, Кытай рәсмиләре Далай-лама белән сөйләшергә теләмәсә, Олимпия уеннарына бойкот белдерү дөрес адым булыр дип белдерде.

Германиянең Bild am Sontag гәзитендә якшәмбедә басылачак әңгәмәсендә ул Европа Берлеген Тибет халкын ялгыз калдырмаска, андагы хокук бозулар турында "бер тавыштан" сөйләргә чакыра.

Америка конгрессының вәкилләр пулаты рәисе Нэнси Пелоси җомга көнне Һиндстанда Далай-лама белән очрашканнан соң, дөнья җәмәгатьчелеген Кытайның Тибет сәясәтенә тәнкыйть белдерергә чакырды.
XS
SM
MD
LG