Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстан президенты үзенә каршы хөкүмәткә яклау вәгъдә итә


Пәрвәз Мөшәррәф
Пәрвәз Мөшәррәф

Пакстан президенты Пәрвәз Мөшәррәф илдә "демократия чоры" башлануын, оппозиция оештырган яңа хөкүмәтнең тулы яклау алачагын белдерде.

Башкала Исламабадта Пакстан Көненә багышланган хәрби парадта чыгыш ясап Мөшәрәф яңа хөкүмәт сәяси тынычлыкны саклар дип өметләнүен әйтте.

"Мин бу хөкүмәтләр сәяси тынычлыкны саклар һәм Пакстанның тиз социаль-иктисадый үсүен тәэмин итәр, террорчылыкка һәм эктремизмга каршы көрәшне шул ук көч белән дәвам итәр дип өметләнәм. Яңа хөкүмәт кемнеке генә булмасын, ул тулы яклау алачак," - диде Мөшәррәф.

1999 елда кан коймый гына түнтәрелеш оештырып хакимиятне үз кулына алган Мөшәррәф узган ноябрь аенда хәрби фазыйфаларыннан ваз кичте. Әмма президент вазыйфасы аңа парламентны һәм хөкүмәтне тарату хокукы бирә.

Үтерелгән элекке премьер-министр Бинәзир Бһуттоның оппозицион Пакстан Халык фиркасе кичә премьер-министр вазыйфасына үз намзәтен тәкъдим итте. Ул фирка февральдә үткән парламент сайлауда җиңеп чыккан иде.

Пакстан Халык Фиркасе белән элекке премьер-министр Нәваз Шәрифнең Пакстан Мөселманнар Лигасы – Наваз дип аталучы оппозицион фиркасе коалицион хөкүмәтне җитәклиячәк премьер урынына уртак намзәт итеп Йосыф Раза Гиланины чыгарды.

Элекке парламент рәисе Гилани шимбә көнне журналистларга ил авыр чор кичерә, һәм бу эштә бөтен ил халкының катнашлыгы кирәк булачак дип әйтте.

Ул шулай ук коалициянең хөкүмәт программасын булдырасы бар диде.

"Коалицион хөкүмәт буларак, әлбәттә, аның программасы барлык фиркаләр белән киңәшләшүләрдән соң булдырылып ил халкына игълан ителәчәк," – диде Гилани.

Парламентта Гилани хөкүмәтен раслау мәсьәләсе 24 мартта тавышка куелачак. Икенче көнне яңа премьер-министр президент Мөшәррәфкә премьер анты бирергә тиеш.

Яңа коалицион хөкүмәт президент Пәрвәз Мөшәррәф хакимиятен авызлыкларга тырышачак дип көтелә.

Бу хөкүмәт инде Мөшәррәф ноябрь аенда илдә гадәттән тыш вәзгыять игълан итеп вазыйфаларыннан төшергән хакимнәрне кире урыннарына кайтарачагын белдерде.
XS
SM
MD
LG