Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:55

17-18 мартта Мордовиянең милли сәясәт өчен җаваплы чиновниклары Казаннан килгән кунаклар белән татар авылларында йөрде.

Алар кайбер татар авылларыннан Казанга, президент Шаймиевка шикаяьбләр язылганын белеп, дистәләгән еллар буенча җыелган проблемаларны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закировка, аның ярдәмчеләре Марс Тукаев һәм Гелназ Шәйхигә күрсәтмәскә, ничек тә йомшартырга тырыштылар. Мордовиянең 58 татар авылында 24 мәктәп булып, анда татар теле укыту теле булып түгел, ә предмет буларак кына укытылу, татар авылларында, мәсәлән Ләмберә районының Чирмиш авылында, юллар булмавы, соңгы елларда республикада 100 мәктәп төзелсә, шулардан берсе генә татар авылында төзелгән, балалар бакчасына ремонт эшләп мәктәп булдырылган, яңадан төзелмәгән.

Ләмберә районының Кривозерье авылында урта мәктәп совет вакытыннан ук авария хәлендә. Монда 1980нче еллар ахырында мәктәп төзи башлыйлар, фундамент та бар, бетон стеналарның бер өлеше дә бар, әмма төзеп бетерергә акча җитмәгән. Русия премьер-министры Виктор Черномырдин бу мәктәпне төзеп бетерергә махсус акча җибәрә, әмма Мордовия хакимиятләре бу акчаны Кривозерьега түгел, Ичалки районына урыс авылындагы мәктәпне төзергә җибәрә. Янәсе, татарларга мәктәп соңрак булса да ярый. Елдан-ел Кривозерье авыл советы, мәктәп директоры, авыл халкы төрле оешмаларга хатлар яза, Мордовияга да, президент Путинга да һәм 2007 елда прокуратура бу аварияле мәктәпне ябырга карар чыгара. Көзен аз-маз гына ремонт эшләп, мәктәп яңадан эшли башлый. Ә хакимиятләр мәктәпне быел башлап төзеп тә бетерергә тагын вәгъдә бирәләр.

Президент Шаймиевка Мордовиядан язган хатларда татар кешеләрен эшкә һәм укырга соңгы чиратта алалар дип, татарлар монда дискриминацияга дучар дип тә язалар. Бөтендөнья татар конгрессының декабрьда узган корылтаеннан соң башкарма комитет үзенең күчмә утырышын 17-18 февральдә Мордовиядә үткәрергә һәм мондагы татар халкының халәтен тикшерергә дигән карар чыгара.

Утырышка 20дән артык кеше, шулар арасында Ринат Закиров, Разил Вәлиев, Фәүзия Бәйрамова, Дамир Исхаков, Кәзыйм Дебердеев, Җәмил Вәлиуллин һәм башка күренекле татарлар килергә тиеш иде. Мордовия хакимиятләре, моны белгәч, бик хәсрәткә төшәләр һәм бу утырышны февральдә түгел, март аенда үткәрүне соралалар. Ә инде март аенда, Мордовия хакимиятләре, күрәсең, Шаймиевка шикаять язучыларны ахырына кадәр эзләп табып һәм авызларын ябып бетермәгәч, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты бюросының күчмә утырышын июньдә үткәрүне сорала. Казан яңадан Сарански белән килешә, әмма моңа карамастан, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, аның ярдәмчеләре Марс Тукаев һәм Гөлназ Шәйхи проблемалар белән танышу өчен Мордовиягә килделәр. Ринат Закиров белән әңгәмә кордык:

– Бер планга кергән булгач, без шушы март аенда алдан килеп, шушы милләттәшләребез яши торган районнарны йөреп чыгып, алардагы мәктәпләрдә, мәчетләрдә, мәдәният йортларында булып, шушы тормыш белән танышырга кирәк дигән фикергә килгән идек. Бу дөрес эш булды дип саныйм, без инде күчмә утырышның июнь аендагы биредәге булачак җыелышына хәтле күп кенә проблемаларның чишелешенә юллар табылыр дип уйлыбыз. Хакимиятләр без күрсәткән, без күргән проблемаларны чишелеш юлларын эзләрләр дип уйлыйбыз.

– Ринат әфәнде, сез хәзер Мордовия республикасының башлыгы белән очрашудан чыктыгыз. Мордовия татарларының нинди проблемалары турында сөйләштегез?

– Проблемалар бар, аларны хәл итү юлларын сөйләштек. Күп кенә мәсьәләрдә тулысынча аңлашу бар. Шуңа да минем бернинди дә шигем дә юк – Мордовиядагы татарларга мөнәсәбәт һәрвакыт җылы, җылы булачак. Татарлар үзләре дә бу төбәктә генә түгел, башка җирләрдәге халкыбызның, милләтебезнең ничек тернәкләнеп, ничек, нинди җан ачысы белән яшәргә тырышуларын күрсеннәр иде. Бөтен җирдә ничек бар, шулай тырышалар, тартышалар, монда да, әнә, гөрләтеп яшәп яткан авыллары бар. Азюрка авылындагы милләттәшләребезнең бу базар шартларына яраклашып, базар шартларында ничек матур итеп яшәүләрен дә күз алдында тотарга кирәк, алардан да өйрәнергә кирәк. Бөтен җирдә үзеңнен проблемаларыңны тиешенчә дәрәҗәдә куя ала икәнсең, ул проблемалар хәл ителә һәм ителәчәк. Мин шуны республика җитәкчелеге белән очрашудан, шушы фикерләр белән чыктым. Киләсе июнь аендагы Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының бюросының күчмә утырышында республика җитәкчесе үзе катнашачагын белдерде һәм татар халкының, Мордовия татарларының бөтен мәнфәгатьләрен, проблемалары турында сөйләшүдә катнашачагын әйтте. Биредәге татар халкының киләчәге бар, татарларга үзләренең мәнфәгатьләрен якларга, мәнфәгатьләрен генә түгел, тулы милли тормыш белән яшәргә мөмкинлек тудырырга әзерлек бар.

– Ринат әфәнде, сез нинди проблемалар күрдегез? Шуңа туктап китегез.

– Проблемалары бик күп, бигрәк тә мәктәп мәсьәләсендә, татар мәктәпләренең бүгенге торышы әле бернинди дә законга да туры килми. Ул бүгенге, соңгы еллардагы мәктәп тормышыннан күпкә калыша дип әйтер идем мин. Бу мәктәпләрнең материаль-техник базасы турында да, – биналары искергән, шушы мәктәпләрдәге күп кенә җирләрдә юллары каралмаган, класслары таушалган җирләр күп. Болар барысы да якын арада хәл ителергә тиешле мәсьәләләр. Шуның белән бергә мин мәктәпләрдәге укытучылар коллективларына да үзебезнең фикерләрне җиткерәсем килә - бинадан гына тормый, шушы нинди генә бина булуына карамастан, әгәр дә без үзебезнең туган телебезне, татар телендә укытмыйбыз икән балаларны, моның киләчәге, милләтебезнең киләчәге бу очракта шикле булачак.

Күп кенә җирләрдә, татар авылларында да, татар мәктәпләрендә беренче класстан ук татар телен предмет буларак кына укыту практикага кергән. Без бу мәсьәләргә кискен каршы төшәбез һәм бишенче класска кадәр, башлангыч мәктәптә татар балалары туган телдә укырга һәм тәрбия алырга тиешләр дип саныйбыз. Бишенче класстан соң ул балалар белән төрле экспериментлар үткәрергә мөмкин, аларга өч телне дә, дүрт телне дә өйрәтергә мөмкин, ләкин ул башлангыч мәктәптә түгел. Шуңа күрә дә без бу мәсьәләдә үзебезнең теләкләрне, үзебезнең тиешле карарларыбызны җиткердек. Без бу мәсьәләне Мордовияда гына түгел, Россияның бүтән төбәкләрендә шундый ук эш алып барабыз. Татар балалары башлангыч мәктәптә үз ана телләрендә белем алырга тиеш дигән әйберне без милләтебезнең бөтен катлауларына сеңдерергә тиеш. Ата-аналарның кайберләре бик артык «акылланып» китеп, «вот татар телендә укыган балам бер кая да керә аллмас, надан калыр», дип уйлыйлар. Татар үзенең туган телен, ана телен белеп надан калмас, ә үзенең ана телен белмичә башка телләр өйрәнергә тырышкан бала надан калуы мөмкин. Без менә шуны ата-аналарга аңлатырга тиешбез бөтен милли оешмалар да, барыбыз бергәләшеп, укытучылар коллективлары да.

Шул ук укытучыларның кайберләре әле менә шушы фикерләрне әйтергә тырышалар. Без болай дип әйтәбез, безнең татар телендә, татар авылларында үсеп тә, татар телендә укып та, ана телендә укып, дөнья-күләм мәшһүр фән эшлеклеләребез, галимнәребез бар. Мордовия төбәгеннән, Темников татарларыннан чыккан кешеләребез күп, аларны барысын да санап бетерү мөмкин түгел – Шәриф Камал, Һади Такташ, Габдрахман Абсалямовларның исемнәрен атамыйча бу төбәкнең чын йөзен әйтеп булмый. Бүгенге татар авылларындагы татар мәктәпләрендә шушы кешеләрнең, шушы шәхесләрнең иҗатларын өйрәнмичә торып ничек инде үз төбәгеңә, үз республикаңа, үз илеңә мәхәббәт тәрбияләргә мөмкин? Бу мөмкин түгел әйбер. Шулардан башласаң гына, шушы әйберләрне, шушы фикерләрне балаларга сеңдерә алсаң гына, аннан соң патриотизм турында сөйләргә мөмкин, аннан соң илеңнен дәрәҗәсе турында, илеңдәге милләтеңә карашның торышы турында фикерләргә мөмкин.

– Ринат әфәнде, нинди булса детальлар, исегездә калганнарны нәрсә булса әйтә аласызмы, аерым фактлар?

– Менә без бүген Кривозерский дигән авылда булдык. Бу авыл мәктәбенең торышы безнең милләтебез өчен генә түгел, һәркем өчен дә, мин әйтер идем, оят, андый мәктәп булырга тиеш түгел, андый мәктәп була алмый. Зур татар авылында бүгенге көндә дистә еллардан бирле салына башлап та, ташланган харәбәләр ята шул мәктәпнең кырында. Ә бу мәктәптә балалар укырга тиеш түгел дип уйлыйм мин, инде бүгенге, 21нче гасырда шундый мәктәпләр була алмый. Баларга игътибар дип әйтәбез икән, беренче чиратта шушы авыл мәктәбеннән башларга кирәк. Шушы авыл мәктәбендә бүгенге көндә тормыш кайнарга тиеш. Без авылның киләчәге турында сөйлибез икән, шушы авылдагы мәктәпләрне беренче чиратта кайгыртырга тиешбез.

Бу безгә генә түгел, барыбызга да, шушындагы бизнесменнарга да, шушындагы хакимият даирәләренә, җитәкче оешмаларда эшли торган безнең милләттәшләребезгә, барыбызга да оят һәм без бу мәсьәләне Мордовия җитәкчелеге каршында куйдык, хакимиятләр бу мәсьәләне хәл итәчәкләр дип уйлыйм, ә милләттәшләребезгә мондый хәлләрдә милләтебезнең андый түбән тәгәрүенә юл куярга ярамый дип саныйм. Без бик борынгы, укымышлы милләт дип саныйбыз икән, мең еллык тарихлы әдәбиятыбыз, мең еллык тарихлы бәйрәмнәребез, Сабантуйларыбыз бар дип горурланабыз икән, инде балаларыбызның шундый мәктәпләрдә укуына юл куярга ярамый. Балаларыбыз кадерле, һәркемнең ата-ананың үз бәгыре, үз бәгырь җимеше, шуңа күрә аларның хисләрен бөтен яктан да алай түбәнсетергә ярамый. Аларга үзләре тормышта үз юлларын алырлык дәрәҗәдә, милләтебезнең горур булып халкыбызга һәм илебезгә, дәүләтебезгә файдалы кешеләр булып яшәүләрен тәэмин итәр өчен, беренче чиратта аларның балалары турында кайгыртырга кирәк.

XS
SM
MD
LG