Accessibility links

Кайнар хәбәр

Америка вә Татарстан кыз сатучыларны тотмакчы


АКШ Юстиция министрлыгының Русиядәге даими вәкиле Терри Кини.
АКШ Юстиция министрлыгының Русиядәге даими вәкиле Терри Кини.

АКШ Юстиция министрлыгы вәкиле Терри Кини Татарстан белән кеше сатуга, оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәштә хезмәттәшлеккә өметләнә.

Татарстандагы кеше хокуклары буенча җаваплы, эчке эшләр министрлыгы кебек оешмалар һәм АКШ Дәүләт департаменты белән бергәләп Казанда гамәли җыен оештырды. Ул “Кешеләр белән сәүдә итү, халыкара оешкан җинаятьчелек белән көрәш проблемалары” дип атала. Җыелышта катнашучы, АКШ Юстиция министрлыгының Русиядәге даими вәкиле Терри Кини* “Азатлык” хәбәрчесенә Татарстан милиционерлары белән хезмәттәшлекләре даими һәм нык булуын раслады.

Полицейскийлар һәм милиционерлар арасында аерма юк

Тик ике илнең эчке эшләр, хокук саклау системалыр ике төрле шартларда эшләп өйрәнгән. Традицияләре дә төрле. Шулай булуга карамастан, Терри Кини полицейскийлар һәм милиционерлар арасында әллә нинди аерма юк ди. Кини Русия генә түгел, Татарстан белән дә хезмәттәшлек кирәк ди. “Безгә хезмәттәшлеккә чикләр юк. Шул максаттан узган елны Татарстандагы прокуратура һәм эчке эшләр хезмәткәрләрен үзебезгә чакырып тәҗрибә дә алдырттык” , - дип сөйләде ул. Терри Кини аермаларга карамастан, хезмәттәшлек өчен зур сәбәп бар ди. Ул соңгы дистә елларда җинаятьчелекнең халыкара берләшеп һәм киң итеп эшли башлавын күрә. Шулай ук кешеләрне ирексезләп яки коллыкка сату очракларында гадәттә төрле илләрнең җанкисәрләре берләшеп катнаша. АКШ хокук саклаучылары Русияне шундый гамәлләргә каршы бергә көрәшергә дә чакыра.

Италия белән урыс мафиясе

Русиядәге кешеләр белән сәүдә итүне кисәтү буенча проект координаторы Альберто Андреани.

Европа Берлеге дә читтә тора алмый. Алар акчасына эшләүче проектны Альберто Андреани** җитәкли. Русиядәге кешеләр белән сәүдә итүне кисәтү буенча проект координаторы. Ул Италиядән. Аңардан “данлыклы” Италия мафиясе белән урыс мафиясе арасында аерманы сорадык. Альберто Андреани италияле мафияләр аерым бер тәртип, гаилә яки клан системасы белән корылган, ачыктан-ачык ук җинаятьче булмаган оешмалар ди. Ә урысныкын ул “тәртипсез”, “кагыйдәсез” дип саный.

Кызлар капкынга эләгә тора

Европалылар соңгы елларда аеруча урыс җинаятьчеләре ирексезләп китереп тора торган кызларны күрә. Италия мондый эшләр белән инде күптән очрашкан. Туксанынчы елларда, Албания ишекләре ачылгач. Ә Татарстан эчке эшләр министрлыгын ул бүген дә борчый. Министрның урынбасары Ринат Тимерҗанов: “Хатын-кызлар һәм кызлар гадәттә үз тормышын көйләргә тели. Шул макстаттан алар чит илгә чыгып китәргә дә риза. Тик шул юлда алар кайчакны капкынга эләгә”, - дип кисәтте.

“Кешеләр белән сәүдә итү, халыкара оешкан җинаятчелек белән көрәш проблемалары” ике көн дәвам итә. Аның эшендә Интерпол, Европол, Русия эчке эшләр министрлыгы, Татарстан һәм Русия депутатлары, Идел буе округы түрәләре дә катнаша. Алар бертавыштан Израильдә, Чехиядә, Италиядә яки Мәскәүдә ирексезләнеп урыс , украин яки шул ук албан кызларының фәхишә булып эшләү очракларын сөйли. Хәер, еш кына фәхишә кызлар үзләре дә риза булып бу эшкә алына.

Хезмәттәшлек юлы Көнбатышка да, Татарстанга да файдалы

Төп оештыручы - Татарстандагы кеше хокуклары буенча җаваплы. Җаваплының татартелле ярдәмчесе Ринат Хәбибуллин чараны, юкка гына алар оештырмавын әйтә. "Без турыдан-туры дәүләт оешмасы түгел. Шуңа күрә без кеше хокуклары һәм хаклары юнәлешендә хезмәттәшлекне аеруча уңышлы алып барабыз. Чит илләрдәге тәҗрибәне Татарстан һәм Русия хокук саклаучыларына да, яклаучыларына да, җәмәгатчелеккә дә җиткезергә теләдек. Үзара хезмәттәшлек юлы Көнбатышка да файдалы булыр дип өметләнәм", - диде Ринат Хәбибуллин.

* Терри Кини, Terry M. Kinney, resident legal advisor U.S. Dpartment of Justice.

** Альберто Андреани, Alberto Andreani, proect coordinator prevention of Human Trafficking in the RF.

XS
SM
MD
LG