Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һәм Әрмәнстан президентлары очрашты


Мәскәү - Русия һәм Әрмәнстанның яңа сайланган президентлары Дмитрий Медведев һәм Серж Саркисян ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту турында килеште.

Саркисян Мәскәүгә әле вазыйфасына рәсми керешкәнче килде. Инаугурация 9 апрельгә билгеләнгән. Саркисян шулай ук Русиянең хәзерге президенты Владимир Путин белән дә очрашты.

Әрмәнстан Мәскәүдән арзан бәягә газ сатып ала. Аның җирендә Русиянең хәрби базасы урнашкан.
XS
SM
MD
LG