Accessibility links

Кайнар хәбәр

Умартачылар туристларны җәлеп итмәкче


Русиянең туризм агентлыгы белән Татарстан арасында килешү имзаланды. Фермерлар да турбизнесны үз итмәкче. Башта бу яңа шөгыльне умартачылар сынап карарга булды.


Татарстан крестьян хуҗалыклары һәм фермерлар ассоциациясе белдерүенчә, исәпләре умарталарын җәйге табигать кочагына алып чыккан урыннарга матур йортлар төзеп туристларны бал һәм яңа савылган сөт белән сыйлап җәлеп итү. Якын арада бу яңа төр эшкуарлыкка лаек булырдай умарталыклар сайланачак һәм Татарстанда туризмны үстерү программасына керү өчен сөйләшүләр дә алып барырга исәп итәләр.
Татарстанның дәүләт умартачылык идарәсе башлыгы урынбасары Анатолий Гамзов та бу юнәлешне хуплавын белдерде. Аның сүзләренә караганда, соңгы вакытларда Русиянең кайбер урыннарында умартачылар янына туристлар гына түгел, ә савыгырга теләүчеләр дә бик теләп йөри башлаган. Һәм бу туристлыкның аерым бер яңа юнәлеше булырга мөмкин.
“Умарта оясы эчендәге һава да бик шифалы. Дәваланырга килгән кеше махсус торба куеп аны сулый. Һәм дәваланып яңа көч ала”,-ди Анатолий Гамзов. Умартачылар идарәсенә туристларны төрле ысуллар белән җәлеп итергә теләүче умартачылар да еш килә башлаган. Кайберәүләр умарталыкларда махсус йортлар төзеп, анда ятаклар урнаштырып, шулай ук сихәтле һава белән дәвалау урыннары ачу уйлары барлыгы турында белдергән. Бүгенге көндә Татарстанда 123000 умарта оясы бар. Ә умартачылык белән шөгыльләнүчеләр елдан-ел арта бара. Анатолий Гамзов бүгенге көндә аның югалтуларга дучар булмаган иң керемле бизнес икәнлеген дә әйтеп узды.
Татарстанда, гади генә итеп әйткәндә, әлеге яңа юнәлеш- “бал туризмы” беренче адымнарын гына ясарга җыена. Гамзов әйтүенчә, Башкортстанда умарталары булган, таулы матур табигать кочагына туристларны җәлеп итә башлаганнар инде. Аларны табигать белән хозурландырып, атка атландырып алып киләләр, бал белән сыйлыйлар һәм курай моңнары тыңлаталар икән.
Стржалковский һәм Шәймиев
Русиянең туристлык федераль агентлыгы башлыгы Владимир Стржалковский да Казанда булган вакытта этник туризмага күбрәк игътибар кирәклегенә басым ясады. Бу хакта ул Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев белән очрашкач әйтте. “Казанда туризм үсеше начар түгел, әмма яулыйсы үрләр дә җитәрлек”,- диде ул. Татарстан белән Русиянең туризм федераль агентлыгы килешү имзалады. Бу килешү туристик эшмәкәрлектә белгечләр әзерләү, статистиканы камилләштерү һәм Татарстанга инвестицияләр җәлеп итү турында. Татартстанның яшьләр эшләре спорт һәм туристлык министры Марат Бариев белдерүенчә, инвестицияләр җәлеп итүгә килгәндә, республиканың махсус программасы булырга тиеш. Ул ике өлешкә бүленергә мөмкин. 2011 елга кадәр Казан, Зөя, Болгар төбәгенә игътибар ителсә, икенче өлеш 2015 елга кадәр итеп Кама аръягындагы Биләр һәм Чистай якларын караячак.
Марат Бариев телгә алган программа нигезендә “Татарстанның энҗе муенсасы” боҗрасының өченче катын да эшләү каралган. Аңа республиканың көньяк-көнчыгышындагы калалар: Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорски һәм Бавлы керәчәк. Шифаханәләргә, тау чаңгысы курортларына игътибар булачак.
Статистика дигәннән, Казанда үткән Русия төбәкләренең туризм министрлыклары вәкилләре киңәшмәсендә, күпме турист килүне исәпкә алу проблемалары турында да сүз булган иде. Мисал өчен, Татарстанның бер районыннан, әйтик бу очракта Арчадан Казанга автобуска утырып килеп көнендә кайтып киткән кешеләр турист буламы? Аларны ничек исәпкә алырга? Статистиканың нәкъ менә шушы һәм башка үзенчәлекләре Русия күләмендә уртак бер тәртипкә китерелмәгән.
Татарстан рәсмиләре белдерүенчә, узган ел республикага 800 меңнән артык турист килгән. Бу сан 2006 ел белән чагыштырганда 25 процентка артык. Ә чит илләрдән килүчеләр исә якынча 80 мең дип белдерә рәсмиләр. Күпчелеге Германия, Төркия, Кушма Штатлар, Британия, Италия, Франция һәм Израильдән.
XS
SM
MD
LG