Accessibility links

Татар театры кая бара? (Беренче тапшыру)


Сулдан уңга: Рәдиф Сәгъди, Римзил Вәли, Раил Садриев, Ринат Әюпов, Туфан Миңнуллин
Сулдан уңга: Рәдиф Сәгъди, Римзил Вәли, Раил Садриев, Ринат Әюпов, Туфан Миңнуллин

Татар театры турында ачыктан-ачык сөйләшү.

Римзил Вәли. Татар халкы театр ярата. Кая барса да, үзешчән театр оештырып, сәхнәдә уйный. Татарстандагы 7-8 милли театрдан кала, Башкортостанда - 2, Оренбурда – 1 профессиональ театр бар. Милләтне тотып торучы күчәр булып, иң затлы сәхнә йолдызлары, драма артистлары һәм Казандагы Камал театры санала. Күптән түгел татар театрының 100 еллыгы билгеләнеп үтсә дә, иң беренче сәхнә тамашалары 19 нчы гасырда ук уйналганы мәгълүм. 21нче гасырда театр белән беррәттән радио, телевидение, кино, эстрада тамашачыларның күңелен яулаган вакытта, вакыйгалар күз иярмәс тизлек белән үзгәреп торганда, милли сәнгатьне глобализация һәм зур милләтләрнең стандартлары басып барганда татар театры нинди хәлдә соң? Соңгы вакытта театр кризис кичерә, драматургия кытлыгы, режиссерлар җитми, яисә иң шәп театрлардагы иң яхшы режиссерларның милли рухы чамалырак дигән фикерләр ишетелә.

Даими рәвештә һәм ачыктан-ачык сәнгатьне яктыртып торучы театр тәнкыйтенең сүнеп барганын искә алганда, әлеге сорауларга җавап табылмау беркемне дә аптыратмый. Менә шуңа күрә “Азатлык” радиосының Казан бүлеге, “Ватаным Татарстан” газетасы белән берлектә, драматурглар һәм режиссерлар катнашлыгында “түгәрәк өстәл” сөйләшүен оештырды. Матбугат йортының 7 нче катында үткән “түгәрәк өстәл”дә Татарстанның халык язучысы, Дәүләт Шурасы депутаты, драматург Туфан Миңнуллин, Габдулла Кариев исемендәге татар яшь тамашачылар театрының баш режиссеры Ринат Әюпов, Буа дәүләт драма театры җитәкчесе Раил Садриев һәм күренекле драматург Рәдиф Сәгъди катнаштылар. «Ватаным Татарстан» газетасының сәнгать бүлеге мөдире Алсу Хәсәнова куйган сорауларга сөйләшүдә катнашкан һәр әдип ихлас җаваплар бирде. Г. Камал исемендәге академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев бу сөйләшүдә катнашмау сәбәпле, әлеге театр эшчәнлеге белән бәйле җитди сораулар биредә куелмады. Шуңа карамастан, түгәрәк өстәлдә катнашучылар күп кенә мөһим мәсьәләләрне күтәрде. Бер яктан алар театрда кризис булганын танымады, икенче яктан караганда, иҗат юлындагы тирән-тирән чокыр-сикәлтәләрне, тышкы һәм эшке каршылыкларны ачып салдылар.

Туфан Миңнуллин. Юк, мин театр бүген кризис кичерә дип әйтмим. Театр туган көннән бирле кризис кичерә. Кайсы театр минем репертуарым, пьесаларым җитәрлек дип әйтә ала? Беркайчан да әйтми, аннары бит ул туктарга тиеш. Мин бик еш кына ишетәм, “менә фәлән театрны карадык, бездә эталон итеп көнбатыш театры алынган. Ә нигә ул эталон булырга тиеш? Япон театрны кая куясың? Нигә безнең татар театры булмаска тиеш? Вакытында татар биюеннән көлделәр. Әлбәттә, татар театры бер урында тапталып тора алмый. Бүген күпмедер дәрәҗәдә безнең сәнгатьтә сакланыр өчен резервация булу шарт. Безнең театр татарга хезмәт итәргә тиеш, Мәскәү алдында да матур булып күренергә түгел, Париж алдында да матур булып күренергә түгел. Мәскәүдән килгән критиклар бит тәнкыйтьчеләр түгел, алар ревизорлар. Күбесе урыс та түгел. Яһүдләр килеп, синең театрыңа бәя биреп китә. Ә аның нинди хакы бар алай итергә? Бу бит математикада формула түгел. Менә минем аягым кәкре. Нишләтим мин аны? Син нәрсә, минем аягымны төзәтергә килдеңме? Шушы әйберләрдә без кемгәдер охшарга тырышабыз. Гомумән татарның фаҗигасы – кемгәдер охшарга тырышу. Без хәзер кемгәдер охшарга теләп эшлибез бөтен әйберне. Менә бер тапкыр латыш театрын карадым, шунда ике тапкыр йоклап алдым. Уяндым, һаман уйныйлар, халык көлеп утыра, миңа аңлышылмый. Милли театрларга килгәндә, бүген урыс театры да юк. Бар урыс телле театр, урыс театры юк. Урыс тормышын кайда күргәнегез бар? Бүгенге авыр вакытларда урыс авылларында туксан проценты эчә бит. Кайсы театрда урысның тормышын күргәнегез бар? Аларның бәргәләнүен? Аннары алар скинхедлар булып урамга чыгалар.

Римзил Вәли. Туфан Миңнуллинның бу фикеренә карата Татар яшь тамашачылар театры җитәкчесе Ринат Әюпов үзенчәлекле җавап бирде.

Ринат Әюпов. Мәскәүдә Малый театр эшләп килә, ул милли драматургиясне һәрвакытта беренче урынга куя. Мин Щепкинны бетердем. Еллар буе Малый театр спектакльләрен карап, шунда ук массовкада йөргән кеше буларак, мин рус театры юк, дип әйтмәс идем. Хәзерге вакытта республикада ук булмаса да, Казанда миллилекне Яшьләр театры сакларга тырыша. Миңа калса, театрлар үзенең миллилеген югалтмыйлар. Кризислар аерым бер периодта була, безнең очракта сезонлап кына. Гомумән алганда, пьесалар язылып киләләр. Кризис булган очракта безне һәрвакыт проза коткара.

Туфан Миңнуллин. Драматургия дигән аерым жанр бар. Аның белән махсус профессиональ кешеләр шөгыльләнергә тиеш. Драма әсәре иң беренче әдәбият булырга тиеш. Драматурглар белән эшләү сәләте һәрбер режиссерга бирелмәгән. Иң әйбәт эшли торган драматург – Равил Тумаршин. Ул синең ялгышыңны да күрсәтә, театрның нәрсә икәнлеген дә аңлыйсың. Хәзер азмы-күпме, һәрбер татар урысча белә. Теләсә кем пьесаны тәрҗемә итә, бу драматургларны санга сукмауга китерә. Шул исәптән драматург җавап бирә.

Римзил Вәли. Туфан Миңнуллин яшь иҗатчыларга хәерхаһ, уңай мөнәсәбәт белдерде. Ә Буа театры җитәкчесе Раил Садриев милли театрның кризиста булуы турындагы бәхәсне башлап җибәргән иде. Атаклы драматург Туфан Миңнуллин аны инкарь итте. Раил Садриев та өлкән агасына ихтирам һәм аңлашу рухы белән яши икән. Шушы ике кайнар холыклы шәхес - олысы да, кечесе дә бу сөйләшүдә дустанә мөнәсәбәттә булдылар. Аларның карашлары уртак.

Раил Садриев. Мин карап йөрим, язучылар берлегенә кереп йөрим, драматурглар сөйләгәнен тыңлыйм, һаман бер сүзне куерталар. Мин әйтәм: ник Камал театрында татар драматургиясы юк? Туфан абый бар анда, Илгиз Зәйниевне әйтәләр. Туфан кертми диләр. Моны Туфан сызып бәргән, тегесен Туфан сызып бәргән.

Туфан Миңнуллин. Мин Татар пьесасы конкурсында катнашмаска сүз бирдем шушы гайбәтләрдән соң. Бу минем ирегемне чыга, мин хәзер яза алмыйм. Мине жюрига керттеләр, кермим дидем. Чөнки бер драматург икенче драматургның әсәренә бәя бирергә тиеш түгел. Аның өчен театр режиссерлары, театр белгечләре бәя бирә ала.

Раил Садриев. Миллилек нәрсә ул? Милләткә хезмәт итү дигән сүз. Камал театры милләткә хезмәт итми диләр. Килде испанец, куйды испан пьесасын. Мин татар, мин аңлыйм, театрдагы артистлар нәрсә эшләргә тиешләр.

Туфан Миңнуллин. Ул испан режиссеры куйган спектакль – халтура. Бер айда ул пьесаны куеп булмый, аның өчен еллар буе эшләргә кирәк. Ул мистика, ул бик катлаулы драматургия. Мин артистларны кызганып карадым. Артислар гаепле түгел. Ә нигә аны куя дип әйтү дөрес түгел. Чит илдә куеп карарга кирәк. Ләкин алар ниндидер бер дәрәҗәдә булырга тиеш. Без бит ит, бәрәңге, токмач ашыйбыз, “нигә син, Туфан абый, ананас ашыйсың” дип әйтергә мөмкин, ананас та ашарга була, ләкин ул төп әйбер түгел. Чит әйберләрне, рус классикасын куеп, без Азиягә аз мөрәҗәгать итәбез, аларны белмибез. Европа театры хәзер безгә үрнәк була алмый.

Раил Садриев. Үзебезнеке эшсез бит. Беркемне чакыручы юк. Әйтәләр, әгәр дә драматург Камал театрында куелса, ул аның китап чыкканы шикелле була.

Римзил Вәли. Ачыктан-ачык барган бу сөйләшүдә төп фикер- драматургларның иҗаты, сәхнә әсәрләренең язылышы һәм куелуы турында булды. Театр һәм дараматургия кризистамы, түгелме? дигән сорау беркемне дә артык хафага салмады. Чөнки хәзерге базар икътисады, глобализация чорында тамашачы туплау һәм тәрбияләү дә, тормыш һәм милләт алдында торган сорауларны дөрес чагылдыру да бик мөһим. Чын сәнгать театры үссен өчен сүз һәм иҗат иреге, иҗатчыларның үзләренең рухи саулыгы һәм ирекле булуы, шәһәрләр-авылларда яшәгән милләттәшләрнең ихтыяҗын исәпкә алу да кирәк. Казанда 3 татар драма театры бар, ә берәү генә булса да музыкаль комедия театры, хәзер тамашачы яратып карый торган мюзикллар бөтенләй юк. Иң гаҗәбе театрдагы хәлләрне яктыртып торучы чын тәнкыйть юк дәрәҗәсендә. Әлбәттә, боларның барысын да берьюлы гына сөйләп тә, хәл итеп тә булмый.

Рәдиф Сәгъди. Минем өчен театрларның вагы, олысы юк. Кайсы театр минем әсәремне куя, шул театр минем өчен бөек. Минем өчен Буа театры Академиядән дә ким түгел. Чөнки шул театр беренче адымнарын ясаганда, чабып йөрүченең берсе мин идем. Туфан абыйга да барып, кул куйдырып, әллә кемнәргә, әллә кемнәргә йөргән кеше мин. Унар язучыны утыртып китә идек Буага, һәм Буа театрын ачу бу төбәк өчен бик кирәк иде. Драматургия турында. Бүгенге көндә иҗат итүче бездә утызлап драматург бар. Ә бит заманында биш драма әсәре язучы булган. Бүгенге көндә драматурглар белән эшләүче беркем юк. Театр үз кабышчыгына төренгән дә, үз кабышчыгы белән яши. Кемнеңдер тик торганнан гына Марсель кебек император булып утырасы килә. Ләкин Марсель кебек император булып утырыр өчен, аның кебек фехтование буенча спорт мастеры булырга кирәк, бер күз карашыннан ул кеше сиңа буйсынырга тиеш. Аның өчен бит Марсель булып туарга кирәк. Марсел алай гына түгел иде. Ул шәхес иде, талантлы шәхес. Мин хәзер карыйм, театрларда бардак. Марсель кебек эшләргә кирәк булган. Мин аңа барып, беркайчан, абый, пьесаны куй әле дип йөрмәдем. Чөнки Тинчурин театрында уйный идем, минем өчен Тинчурин театрында спектакль уйналса, шул җитә иде. Фәриткә бер мәртәбә барып карадым, ну яшьләр өчен бу пьеса бара диде, Ренатка ыргытты ул пьесаны. Шуннан башка бармадым мин һәм бармаячакмын.

Бүгенге көндә иң куркыныч проблема – без кризиста, җәмәгать. Кризис режиссерларда. Алар драматурглар белән эшли белми икән, драматург язган әсәрне сәхнәгә чыгара алмый икән, ул режиссер түгел, ул кәсепче генә. Бүгенге көндә режиссерларга нәрсә җитми? Кемдер драматургияне икенче планга ыргыта да, музыка белән шөгыльләнә. Продукция бирелми, тамашачы аңламый: сүз нәрсә турында бара? Режиссерларның иң булдыра алмаган әйбере- актерларны ача алмау. Менә бер театрда бер режиссер унбиш ел эшләде. “Актерлар-дебиллар...”, унбиш ел эчендә актерлар тәрбия алмагансың икән, син кем алайса? Бүген режиссерларның төп бәлаләре нәрсәдә? Алар дөбер-шатрлы спектакльне чыгаралар сәхнәгә, мактап, гәҗит-мәҗиткә чабып, кемнәрдәндер яздыралар. Пьеса өстәл артында башлана, сәхнәдә түгел. Әгәр актер кулына пьеса тотып сәхнәгә чыга икән, ул бер кайчан да образ тудыра алмый.

Менә биш-алты том татар пьесасы чыкты. Ачып карыйсың, бармак белән санап ала торган драматургия. Драматургияне уку кыен, ул сиңа тормышны сөйләп бирми. Чөнки анда язылган әйбер сәхнәдә булырга тиеш. Шушы әйбәрне аңламаган жюриларга минем ачуым бик зур.

Римзил Вәли. Пьесалар җитми дип саналса да, яңа татар пьесасы бәйгесенә дистәләгән әсәрләр тәкъдим ителә. Яшь тамашачылар театры җитәкчесе Ринат Әюпов әлеге бәйгене оештырган өлкән коллегаларына канәгатьсезлеген белдерде.

Ринат Әюпов. Яңа татар пьесасына килгәндә, биш ел дәвам итә ул. Һәм биш ел дәвамындааның рәисе дә, Фәрит әфәнде дә бу эшкә мине кертми. Ничек инде мин драматургның эшен, язган, яисә язып барган бер юнәлешен күрергә тиешмен? Хәзер бик аптырадым, бик усалландым быел. Сез укыган, сездән төшеп калган пьесаларны укып чыга башладым. Миңа пьеса кирәк, ләкин кертмиләр мине укытырга. Мин “Татарстан-синема” дигән пьесаны укып чыктым, аны укып чыккач, шаккаттым. Бу әсәрне беренче периодта атып бәргәннәр, ләкин шунда бик тирән бер проблема ята. Бер кинорежиссер туган авылына кайтып, Шәкүр карак турында кино төшерегә тели. Бөтен нәрсә әзерләнгән, ләкин урларга тирә-якта ат юк. Татарның аты юк. Менә бу пьеса миңа бик охшады, мин аны тоттым да, Тинчурин театрына тәкъдим иттем. Алар кабул иттеләр. Шул Илгиз Зәйнинеке булып чыкты ул.


Римзил Вәли.
Менә бит нинди хикмәтле хәлләр килеп чыга. Сәнгать һәм тормыш мохитендә ат урлаучы турында кино төшерер өчен атларның да булуы кирәк. Халык арасында ат кына түгел, рух та саклансын өчен язучылар һәм сәнгатькәрләргә тормышны ничек бар, шулай итеп чагылдырырга нәрсә комачаулый соң? Бу турыда “түгәрәк өстәл”нең икенче өлешендә

XS
SM
MD
LG