Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 17:40

Татар театры турында ачыктан-ачык сөйләшү.


Римзил Вәли
. Узган якшәмбедә, Азатлык радиосының түгәрәк өстәл сөйләшүендә, татар театрының бүгенге хәле, проблемалары турында сүз барды. Бүген шушы әңгәмәнең икенче - ахыргы өлешен тыңларсыз. Бер карасаң, татар милли тормышында иң мөһим эш башкаручы, бүгенге тормышны гадел һәм кызыклы итеп яктыртучы театрлар бары тик мактауга гына лаек. Совет заманнарында Татарстанда һәм башка төбәкләрдә, шул исәптән, Мәскәүдә, Питербурда, Әстерханда һәм башка шәһәрләрдә йөзләрчә дәүләт һәм халык театрлары эшләп килде. Хәзер аларның күпчелеге ябылган. Шулай да авыл, шәһәрләрдә яңа үзешчән коллективлар тернәкләнә.

Соңгы елларда гына Уфада һәм Туймазыда, Ырымбурда татарлар өчен яңа дәүләт театрлары ачылды. Минзәләдә, Чаллыда, Түбән Камада, Буада театрлар эшләп тора. Казанда элекке күчмә театр Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрына әйләнде, Яшь тамашачылар театры ачылды. Ә курчак театры хәтта чит илләргә барып, үз сәнгатенә югары бәяләр алып кайта. Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры Европаны яулады, ә татар рухында иҗат ителгән балет һәм опера спектакле Русиянең иң югары бүләкләренә лаек булды. Камал исемендәге академия театры татар милләтенең горурлыгы аның һәр премьерасын тамашачы көтеп ала. Шулай да тамашачы залларын тутыру җиңел түгел диләр. Адәм баласы рухи азыкка караганда, матди азыкны өстенрәк күрә шул. Соңгы вакытта татар театры кризиста дигәнрәк фикер әйтүчеләр дә табылды. Иң югары хакимият дәрәҗәсеннән драматурглар кризисы турында да әйтелде. Ә чынлыкта ничек соң? Чын иҗади мәсьәләләрне җанлардырып җибәрер өчен нишләргә кирәк? “Ватаным Татарстан” газетасы оештырган “түгәрәк өстәл”гә билгеле драматурглар, режисерлар чакырылды. “Азатлык” радиосы бу әңгәмәгә кушылып, уртак иҗади анализ тәэмин итәргә булды.

Сөйләшүдә күренекле драматург, Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллин, яшь тамашачылар театры җитәкчесе Ринат Әюпов, Буа дәүләт драма тетары җитәкчесе Раил Садриев, драматург Рәдиф Сәгъди катнашты. “Ватаным Татарстан” газетасының әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире Алсу Хәсәнова оештырган әлеге сөйләшүгә Камал театрының сәнгать җитәкчесе килмәү әңгәмә барышын бераз үзгәртте.Әмма барыбер сәнгать турында сөйләшү иң актуаль мәсьәләргә кагылды. Менә Ринат Әюповның кайбер фикерләре.

Ринат Әюпов.
Драматурглар режиссерларны гаеплиләр. Бу очракта, актерлар тәрбияләүне режиссер гына ала алмый. Мәдәният һәм сәнгать укыту системасында зур-зур хаталар бар. Әйтик, театр училищесында актерларны штамплау елдан-ел арта бара. Алар беркемгә дә кирәк түгел. Чыккан артистлар икешәр-өчәр театрга эләгәләрдер, ләкин алар кирәксез. Шул артистлар белән беррәттән драматурглар курсын, я сценаристлар курсын ачырга кирәк. Шундый багаланыш булган очракта, сәнгать уку йортларыннан укып чыкканнан соң, режиссер беркайчан да драматургны “бездарь” дип әйтмәс. Шундый әйбер системаның үзәгендә юк, гаиләнең башында юк.

Туфан Миңнуллин.
Драматург театрда туарга тиеш. Әйтик, синең стилеңә якын драматург белән шуны үстереп, әйдә әле, безнең театрга кил, автор бул дип, һәр ай саен аның пьесасын кую дигән сүз түгел. Драматург театрда көне-төне ятырга тиеш. Минем еш кына театрга барасым килми, мин анда кирәкмим. Әле бу мин, Туфан Миңнуллин! Мин гомер буе театрда яттым, аның бөтен серләрен беләм. Бик күп драматурглар гап-гади драматургия техникасын белми. Миңа конкурска килгән бер пьесаны биргәннәр, дүрт биткә алты күренеш сыйган! Карадым да, ыргыттым гына, алай була алмый.

Римзил Вәли.
Бу әңгәмәдә яңа татар пьесасы бәйгесендә аксакал Туфан Миңнуллинның әсәрләре даими өскә чыгуы турында да фикерләр әйтелде. Драматург үзе хәлне болай аңлата.

Туфан Миңнуллин.
Лидерлар була инде, нишләтәсең? Ләкин алар үсәргә тиеш. Бүген пьесаны кулына алган кеше, әллә нишләсә дә, минем кебек яза алмый. Драматургларны күреп ала белергә кирәк. Йөз драматург булмый. Иң күбе - ун драматург була ала. Драматургиядә бүген урыслар бармы? Драматургиядә бер урыс та юк. Ул Петрушевский урыс түгел. Шуңа күрә еларга ашыкмыйк. Безнең драматурглар бар, алар язалар. Бу кризистан чыгу юлын эзләү түгел, киләчәктә тагын да камилләштерү.

Ринат Әюпов.
Минем быелгы конкурс нәтиҗәләре белән кызыксынасым килә. Ничек итеп Туфан абыйдан тыш яшьләр үзләренең әсәрләрен китерде?

Туфан Миңнуллин.
Минем беркайчан да, бер режиссерга да нигә аны куясың, дип әйткәнем юк. Яз инде, язмасаң, йөрмә буталып. Мин язам, начарын куймыйлар. Минем беркайчан да театрга пьеса алып барганым юк. Синдә берәр әйбер юкмы дигәндә генә мин пьеса бирәм.

Римзил Вәли.
Буа театрын дәүләтнеке итү гади генә эш булмаган. Чөнки Татарстанның көнбатыш өлешендәге һәм тирә-яктагы 4-5 өлкәдә бер генә татар театры да юк иде. Моны кайберәүләр һаман да аңламаганнар.

Раил Садриев.
Мин тормышка реаль карыйм. Мин профессиональ артистлар, режиссерлар җыячакмын. Бу барысы нәрсә өчен? Артистны тәрбияләү дигән момент бар.

Туфан Миңнуллин.
Син бик начар сүз әйттең: халык карый, халык көлә дидең. Театр беркайчан да тамашачыга ияреп барырга тиеш түгел. Сәхнә һәрвакыт залдан өстен тора. Син тамашычыдан артта барабыз дигән сүз әйтмә.

Раил Садриев.
Ул тамашачы безгә калды. Салаватлар, Әлфия апалар, “Мунча ташы” аларны безгә калдырды. Бүген тотынып тамашачыны ияртеп булмый. Әлеге тамашачыны булдырасы иде. Безнең бит тамашачы юк иде. Бер катлам тамашачы бар, безгә телевизорын ташлап, акча түләп килә. Килеп, көтеп утыра.

Туфан Миңнуллин.
Театрның максаты – әхлак ягыннан иң арттан сөрәлеп бара торган кешене дә аз гына күтәрү, бер генә баскычка булса да күтәрү. Ринатны тәнкыйтьләдем, ләкин аның спектакльләрен карыйм.

Римзил Вәли
. Менә шундый ачыктан-ачык сөйләшү булды. Драматургия дә, режиссура да, актерлар осталыгы да энә күзеннән үткәрелде. Мәдәният җитәкчеләренә дә өлеш чыкты. Хәзер инде шушы әңгәмәгә йомгак ясыйк. “Ватаным Татарстан” газетасының әдәбият-сәнгать бүлек мөдире Алсу Хәсәнова түгәрәк өстәлне оештыру, анда абруйлы тетар вәкиленең киләмәве һәм башка кызыклы сорауларга ничек җавап бирә?

Бу “түгәрәк өстәл”не оештыруның сәбәбе болайрак булды. Бездә театр тәнкыйтьчеләре юк. Минем драматурглар, режиссерлар белән сөйләшкәнем бар. Премьера булганнан соң тәнкыйтьчеләр юк дип зарланабыз. Минем күп тапкыр тәнкыйтьчеләргә язмаларыгызны китерегез дип әйткәнем бар. Безгә язмаларын китергән кеше юк.

Римзил Вәли.
“Ватаным Татарстан” гәҗите 2006 елның ахырында, нәкъ йөзьеллык көннәрендә бер әңгәмәдә татар театры кризиста дигән фикерне бастырды. Беләсе иде, нәрсә кризиста? Драматургияме, режиссерлармы, актерлармы, идеологияме? Бәлки, Туфан хаклыдыр, театр һәрвакыт чирле булырга тиештер. Безнең театр чирлеме, чирле булса, нинди таблетка кирәк?

Татар театры кризиста дигән фикерне әллә ничә режиссердан ишеткәнем бар. Әгәр татар театры кризис кичерми икән, ник чакырылган режиссерлар килмәде? Әйтсеннәр, ни өчен алар “түгәрәк өстәл”гә килмиләр?

Римзил Вәли.
Ә ни өчен сез Рәшит Заһидуллинны, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевне чакырмадыгыз?

Фәрит Бикчәнтәев бу “түгәрәк өстәл”гә чакырылды. Без бит сүйләшүне берничә тапкыр күчерә алмыйбыз. Без бөтенләй режиссерларны, драматургларны җыя алмыйбыз.

Римзил Вәли.
Димәк, татар театры турында сөйләшер өчен шәхси азатлык кирәк, кешеләрнең фикерен кабул итә белү кирәк. Безнең театрыбыз тамаша вакытында залдагыларга турыдан-туры, ихлас эндәшә бит. Мин андый кризис күрмим, әллә без күрми торган хәл бар микән?

Алсу Хәсәнова.
Кризис кичерми дип әйтсәләр, әйтсеннәр. Мин Рәшит Заһидуллинга чыктым, “юк, ул килми”, диделәр. “Аңа эндәшеп тә тормагыз” диделәр.

Римзил Вәли.
Бәйрәм, театр көне килеп җитте. Барысын да тәбрик итәргә, барысы белән соклану тиештер. Сез кемне тәбрик итәсез? Татар ТЮЗымы ул, сәхнәдәге актерлармы, мэтрлармы? Кайсысы бүген татар театрының символы булып тора?

Алсу Хәсәнова.
Без һәрвакыт Камал театрын күрсәтәбез.

Римзил Вәли.
Бәйрәм – бөтенебезгә дә бәйрәм. Киров районында театр юк, Азинода юк, Горкида юк. Бәлки театр тамашасын халыкның үзенә җиткерү турында сөйләшергә кирәк булгандыр?

Алсу Хәсәнова.
Камал театрына ниндидер реклама җитми. Әйтик, рус ТЮЗында реклама белән эшли торган махсус кеше бар.

Римзил Вәли.
Шулай итеп, журналистлар, “Азатлык” радиосы, “Ватаным Татарстан” гәҗите халык белән театр арасында арадашчы була алса, ул чыннан да әйбәт һәм файдалы эш була. Әгәр дә кризис һәм сызлану-эзләнүләр бар икән, димәк театр исән!

XS
SM
MD
LG