Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чит ил кешеләре наркотик белән капкан


Ике чит ил ватандашы наркотиклар белән эләккән.

Бу турыда эчке эшләр министрлыгының хәвефсезлек бүлеге башы Дамир Зиякаев белдерде. Аның сүзләренчә, Иглин районында юл хәвефсезлеге хезмәткәрләре кагыйдәне бозган машинаны туктаткан. “Опель” машинасы шәһәрдән читтә, юл кагыйдәсенә ярашлы, утларын кабызмаган булган. Машина йөртүче документларын шаһитлардан башка күрсәтүдән баш тарткан. Юл хәвефсезлеге хезмәткәрләре үткән машиналарны туктатып, шаһитлар чакыргач, “Опель” пассажиры җиргә ниндидер порошоклы төргәкчекләр ташлап, таптый башлаган. Экспертиза аларның наркотик булуын ачкан. Әлеге кешеләр Германия ватандашлары. Алар сорауларга җавап бирүдән баш тарткан һәм Германия консулын таләп иткән.
XS
SM
MD
LG