Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Кызыл таң”га — 90 яшь


Татар телендә нәшер ителүче төп рәсми гәзит — “Кызыл таң” 90 елыгын үткәрде.

Чаралар Уфа “Нур” татар дәүләт театры бинасында узды. Башта фәнни-гамәли конференция, азак тантаналы кичә узды. Фәнни конференциядә Казан кунаклары: филология фәннәре докторлары Илдар Низамов һәм Рамил Исламовлар да катнашты. Илдар Низамов “Кызыл таң” һәм “Ватаным Татарстан” гәзитләренең 90 еллыгын татар мәдәнияте өчен зур вакыйга дип атады. Рамил Исламов “Кызыл таң”ның ике республика арасындагы мәдәни багланышларны үстерүдәге өлешен билгеләде. Калган чыгышлар башлыча матбугат, “Кызыл таң” тарихы хакында барды. Гәзитнең республика татарлары милли-мәдәни мәнфәгатенә керткән өлеше, татар милли узаңын үстерүдәге урыны, сүз ирегенә хезмәте хакында бер генә җөмлә дә сүз яңгырамады.

Тантаналы утырышта сәнгать йолдызларыннан Фәридә Кудашева, Идрис Газиев, Фидан Гафаров һәм башкалар чыгыш ясады. Казан кунаклары, икесе дә биредә туып үскән Айдар Габдинов һәм Рөстәм Асаевларны да тамашачы бик яратып кабул итте.
Шунысы сәер, оештыручылары Республиканың дәүләт җыелышы — корылтай, Башкортстан хөкүмәте дип аталса да, чараларда югары дәрәҗәле җитәкчеләр катнашмады.
XS
SM
MD
LG