Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Безнең гәҗит”№11 сан


“Безнең гәҗит”нең 19 нчы март санының төп темалары – бәяләр күтәрелү, акча очсызлану галәмәте, ришвәтчелек, неонацистлар тарафыннан кешеләргә һөҗүмнәр оештырылу, милли проблемалар.

Путинга һәйкәл куелачакмы? Мәскәүдә яшәүче Семен Перфильев аның макетын әзерләп куйган. Ул аны Мәскәүнең Театр мәйданында, Карл Маркс һәйкәле урынына куярга тәкъдим итә. Илфат Фәйзрахманов “Путинга һәйкәл кирәкме?” мәкаләсендә экс-илбашының даһимы-түгелме икәнен тикшерә.

Мәскәүдә метростанция янында үсмерләр төркеменә пычак, металл кисәкләре белән коралланган такырбашлылар һөҗүм иткән. Нәтиҗәдә уналты яшьлек бала җан-тәслим кылды. Корбаннар моның белән генә чикләнми. Ел башыннан Русиядә милли күралмаучылык нәтиҗәсендә килеп чыккан 60лап һөҗүм теркәлгән, 30 дан артык кеше һәлак булган, 58е төрле тән җәрәхәтләре алган. “Скинхедлар баш калкыта” язмасы шул хакта.

2006 нчы елның декабрь аенда тарих дәреслеге авторлары милләтара низаг чыгарырга тырышуда гаепләнеп, аларга карата шикаять язылган иде. “Ватан тарихы” дәреслегенең 89 нчы битендә татарлар учакта кеше пешергәнне сурәтләгән рәсем басылган. Шул ук дәреслектә урысларны мактап язган текстлар да бар. Тик мәхкәмә авторларны гаепсез дип тапты. “Татарны мыскыллаган дәреслек кабат судта каралачак” башисемле мәкаләдә Гафиулла Газиз шушы эшкә ачыклык кертергә тырыша.

Наил Аланның “Казанда татар теле нык аксый”, “Хәрби кафедралар ябыла, офицерлар эшсез” мәкаләләре урын алган.
Татарча “Санта-Барбара” ничек була? 2005 нче елда Балык Бистәсенең бер авылында фаҗигале хәл булган. Мәктәп укучысы һәлакәткә очрый. “Мотоцикл таудан мәтәлә, берәүнең аягын таптый, җирдән 11 метр өстерәлеп бара. Шул ук вакытта мотоцикл йөртүче Фәнис Гариповның киемнәре чип-чиста, ертылмый да кала...” Бу хәлдә чыннан да милиция хезмәткәре гаеплеме, әллә егет үземе? Лилия Заһидуллина бу сәер хәлнең очына чыгарга тырыша. Журналист тикшерүе “Дөнья бу” сәхифәсендә урын алган.

Рәсүлебезне зурлау - ул сөннәт буенча яшәү, аңа иярү, ә бәйрәм ясап, гармун тартып йөрү түгел. 20 март – пәйгамбәребезнең туган көне. Мәүлид көнне нәрсә эшләргә? Сорауларга җавапны “Иманга юл” сәхифәсеннән таба аласыз.
Уртадагы бизәкле кушбитендә Казанда үтүче мәдәни чаралар турында игъланнар, файдалы киңәшләр урын алган, гыйбрәтле язмалар һәм укучылар хатлары да басылган.
XS
SM
MD
LG