Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Водоканал” Иделгә 6 мең тонна алюминий ташлаган


Казан һәм районара табигатьне саклау прокуратурасы “Водоканал”ның Иделгә ташландык сыеклык агызу эшен тикшерүне тәмамлап мәхкәмәгә тапшырды.

Казан һәм районара табигатьне саклау прокурорының өлкән ярдәмчесе Рамил Әхмәтҗанов Лаеш районының Усат авылында шешәләргә тутырылып кибетләрдә сатылган су эчә. “Водоканал” ширкәте чистартып Казан фатирларына җибәргән су соңгы вакытларда нык шикләндерә башлаган аны. Чыннан да, прокуратура тикшерү нәтиҗәләренә күз салсаң “чәчләрең үрә торырлык” саннарга тап буласың. Ә иң гаҗәпләндергәне шул- “Водоканал” Казанга чистартып җибәрү өчен суны Иделдән (Куйбышев сусаклагычыннан) ала һәм чистарту өчен кулланылган агулы матдәләрне кире Иделгә агыза.
Рамил Әхмәтҗанов
Тикшерү күрсәткәнчә, кайбер матдәләр рөхсәт ителгәнгә караганда берничә тапкыр артык. Рамил Әхмәтҗанов әйтүенчә, “Водоканал” тәүлегенә 300 меңнән алып 1 миллион куб метрга кадәр чистартуда кулланылган сыеклыкны кире Иделгә агыза. Узган ел, мисал өчен, шушы сыеклык эчендә 6 мең тонна алюминий да ташланган. Белгечләр әйтүенчә, алюминий төрле матдәләр белән реакциягә кереп суга һәм анда яшәүчеләргә җитди куркыныч тудырырга мөмкин.
“Безнең прокуратура “Водоканал” оешмасының канун бозуы буенча үзенең тикшерүен үткәрде. Шуның нәтиҗәсендә “Водоканал” административ җаваплылыкка тартыла. Хәзерге вакытта аңа штраф түләргә туры киләчәк”,- ди Рамил Әхмәтҗанов. Ә штраф күпме булачак соң? “Прокуратура чыгарган карар нигезендә “Водоканал”га 100 мең сум штраф салыначак”,- ди Әхмәтҗанов һәм бу штрафның бик аз икәнлеген дә әйтеп узды. Әлеге тикшерү нәтиҗәсендә Русиянең табигатьне күзәтү оешмасы килгән зыян өчен дә ”Водоканал”ны җаваплылыкка тартачак. Исәпләре тирә-юньгә күпме зыян килгәнне исәпләп түләтү. “Бу сан бер миллион гына булмаска мөмкин”,- ди Әхмәтҗанов.
Сәбәп нәрсәдә?
“Водоканал” нигә күрәләтә Иделне пычраткан соң? Сәбәп нәрсәдә? “Иң беренче чиратта бу хәлнең килеп чыгуына “Водоканал” оешмасы һәм аның башлыгы гаепле. “Водоканал”да табигатьне саклау үзәге дә бар. Анда бик күп кеше эшли. Әмма алар эшләрен канун кушканча алып бара алмыйлар. Аларга “Водоканал”дан акча аз бүленә”,- ди Рамил Әхмәтҗанов. Бүгенге көндә әлеге оешманың су чистарту өчен алюминие күп булмаган башка бер матдә кулланырга җыюнулары турында да билгеле булды.
“Водоканал” җавапсыз…
Әлеге тикшерү нәтиҗәләренә “Водоканал”ның да җавабын ишетергә теләгән идек. Әмма оешманың экология үзәгеннән, әлеге үзәкнең башлыгы авыруны сылтау итеп һәм мәтбугат чаралары белән бәйләнештә торучы кешенең ялда булуын әйтеп, аңлатмалар бирүдән баш тарттылар. Бары тик “гадәти тикшерү булды, бездә барсы да нормаль” диделәр.
Билгеле булганча, “Водоканал” Казан хакимиятенеке. Шәһәр казнасы акчасына яши. Ә бу акча күктән яумый бит. Казан халкы һәм төрле оешма-сәнәгать ширкәтләрнең салымнарыннан һәм түләүләреннән барлыкка килә. Әмма соңгы вакытта су өчен түләү бәяләренең, ягъни тарифларның түбән булуы турында сүзләрне дә ишеткәләргә туры килә. Бу бәлки дөреслеккә дә туры киләдер. Бәлки “тузга язмаган” сүзләрдер. Казан һәм районара табигатьне саклау прокурорының өлкән ярдәмчесе Рамил Әхмәтҗанов әйтүенчә, күрсәтелгән хезмәтнең үзбәясен ачыклау өчен финанс тикшерүләре даими булып торырга тиеш. Әмма мондый анализлар булмый, күрәсең. Булса да саннарның халыкка җиткерелгәне юк.
“Крутушка” шифаханәсе дә Идел пычратучы!
Әле күптән түгел генә төгәлләнгән тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Иделне тагын бер “пычратучы” ачыкланган. Ул- Крутушка авылы һәм андагы шифаханә. Алар кулланып Иделгә агызган ташландык суларда рөхсәт ителгәнгә караганда күпкә артык зарарлы матдәләр табылган. Бу эш тә якын-арада мәхкәмәгә тапшырылачак.
Әле 28 оешманы тикшерәсе бар
Белгечләр әйтүенчә, Идел суы соңгы берничә ел эчендә бик пычранган. Ә Рамил Әхмәтҗанов: Татарстанда бу елгага начар чистартылган һәм бөтенләй чистартылмаган ташландык су агызучы 28 сәнәгать ширкәте һәм оешма бар. Аларның эшчәнлеген прокуратура 1 ел эчендә тикшереп бетерергә җыена”,-ди.
XS
SM
MD
LG