Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда халыкның 70% чиста су эчә алмый


Кабул - Әфган хөкүмәте хәбәр итүенчә халыкның 70% эчәргә чиста суы юк. Бу хакта Кабул янындагы Карга су станциясен ачу вакытында илнең энергия һәм су министры урынбасары Шаҗутдин Зыя белдерде. Барлыгы ил буйлап 174 су станциясен төзү каралган. 6.8 миллион долларлык бу төзелешне Дөнья банкы финанслый.
XS
SM
MD
LG