Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Украина һәм Грузияне НАТОга алмаска чакыра


Мәскәү - Русиянең яңа сайланган президенты Дмитрий Медведев Украина белән Грузияне НАТОга алмаска чакырды, моның Европа иминлегенә куркыныч тудырачагы турында кисәтте.

Медведев "Financial Times" басмасына биргән әңгәмәсендә бер илгә дә чит хәрбиләрнең үз чиге буена ук килеп җитүе ошамас иде, диде. Киләсе атнада Романиядә НАТО илләре саммиты үтәчәк. Анда Украина һәм Грузиянең НАТО әгъзалыгына планы тикшереләчәк.
XS
SM
MD
LG