Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия: Камчы вә калҗа сәясәте


Медведев Financial Times белән сөйләшә, Мәскәү, 25.03.2008
Медведев Financial Times белән сөйләшә, Мәскәү, 25.03.2008

НАТОның әһәмиятле саммиты алдыннан Русия Грузиягә карата каршылыклы адымнар ясый. Берьяктан, 18 ай элек Тифлиска кертелгән чикләүләрне йомшарта. Икенче яктан, Грузиянең альянска кушылу ихтималы уңаеннан янаулы белдерүләр ясый.


Сишәмбедә Британиянең Financial Times гәзитенә биргән әңгәмәсендә Русиянең сайланган президенты Дмитрий Медведев, Грузия һәм Украинаның НАТОга кушылуы Европаның иминлегенә яхшыга булмаячак, дип белдерде.

"Тифлис һәм Киевның НАТОга якынаюы безне шатландырмый. – диде Медведев. – Үзе катнашмаган хәрби блокның чик буена якынаюы бер дәүләтне дә шатландыра алмый".

Икенче яктан, Русия шул ук көнне Грузия белән һава бәйләнешен яңартты. Очкычлар 2006 елның октябрендә Грузиягә кертелгән икътисади чикләүләр кысаларында туктатылган иде.

Грузиянең Стратегик һәм халыкара тикшеренүләр фонды белгече Арчил Гегешидзе моны, Мәскәүнең күптән сыналаган "янау һәм майлау" сәясәте дип атый:

"Берьктан кырыслык, икенче яктан, чикләүләрне йомшарту – яхшы мәгълүм камчы-калҗа сәясәте. – ди Гегешидзе. – Моның аша Русия Грузиягә йогынты ясарга, Грузияне үзенә бәйле итергә тырыша."

Киләсе атнада Бухарестта үтәчәк саммитта Грузия һәм Украинаның НАТОның Әгъзалык планына кушылу мәсьәләсе каралыр дип көтелә. Бу план әгъзалык юлында мөһим адым санала.

Кушма Штатлар бу ике илнең альянска кушылуын хуплый. Германия һәм Франция кебек башка илләр әлегә шик белдерә.

Мәскәүнең бу мәсьәләгә тискәре карашы узган атнада да яңгырады. Җомга көнне Русия думасы, Грузия НАТОга кушылса, Абхазия белән Көньяк Осетияне танырга чакырган карар кабул итте.

Гегешидзе моны Грузияне НАТОга кертмәс өчен, Көнбатышны өркетү тырышлыгы дип бәяли.

"Русия кинаяле рәвештә Грузиягә каршы сәясәт алып бара. – ди Гегешидзе. - Грузияне НАТОга якынайтмас өчен төрле янаулар ясый, Көнбатышны өркетә."

Мәскәүнең Грузиягә икътисади чикләүләре, Тифлис Русия хәрбиләрен күзләүдә гаепләп, илдән куганнан соң кертелгән иде. Әммә күзәтүчеләр фикеренчә, бу низагның тамырлары күпкә тирәнрәк. Алар Грузиянең Русия канаты астыннан чыгып, Көнбатышка якынаю тырышлыкларына бәйле.
XS
SM
MD
LG