Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 09:58

24 мартта “Ак барс”ның “Салават Юлаев”ны җиңүе спорт сөючеләр арасында киеренкелекне арттырды. Уфа командасының рәсми сайтында, “Явыз Иван кебек Казанны алырга киләбез!”- диелә.

Уфада узган “Ак барс” белән “Салават Юлаев”ның ярым финалдагы икенче уенын “Спорт” телеканалы турыдан-туры эфирда күрсәтте. Казан командасы өчен җан атучыларның күбесе зәңгәр экраннардан боз өстедәге көрәшне күзәтте. Татар эстрадасында билгеле “Айфара” төркеме солисты Алмаз Шәрифуллин да соңгы уенны караган. Ул үзен, мин җанатар түгелмен, бары спорт сөюче генә ди.
“ Чемпионат башланганда ук абониментны алып куям. Әлбәттә, гастрольгә китсәм карый алмыйм инде. Казанда булган уеннарны гел карап барам. Телевизордан булса да сүгенеп утырам, кычкырып.”
Кем җиңәр икән?
“ Салават” җиңәр дип әйтә алмыйм инде. Мин “Ак барс” җиңү яклы, бөтен ышаныч анда. Көчләр әлбәттә бер, бер-берсе белән буталып беттеләр . Былтыргы ярты “барс” хәзер “Салават”та уйный. Ләкин Казан командасында тәҗрибә күбрәк дип уйлыйм, киләсе уеннар күрсәтә инде.”- диде Алмаз Шәрифуллин.
Уфадагы 24 марттагы уенда “Салават Юлаев”ның капкасына алкаларны “Ак барс”тан Александр Степанов һәм Петер Чаянок кертте. Каршы яктан Руслан Нурытдинов “барс”ларга бер алканы бәрде. Уенчыларның төрле матбугать чараларына биргән әңгәмәләренә караганда, алар Казанда булачак уенның ничек буласын фаразларга ашыкмыйлар, бары боз өстендәге көрәшнең кызу булачагын әйтәләр. Кызулык дигәннән, җанатарларның да каннары кыза бара, аеруча “Салават Юлаев” командасының рәсми сайтында бу ачык күренә. Мәсәлән үзен “Рада 69” дип куйган берәү: “Возьмем Казань как Ванька Грозный в свое время!”- дип язган. Бу сүзләрне башка уеннарда да ишетергә туры килде ди спорт журналисты Радик Сабиров.
“ Явыз Иван ул сезон дәвамында ишетелеп торды инде. Мәскәүдә дә әйттеләр. Аңарга гаҗәпләнергә кирәкми. Тарихтагы кара тамга татарны, Казанны гомер-гомергә рәнҗетеп килә. Көндәшләр гел шуңа басым ясыйлар.”
Радик киләсе уеннарда кем җиңәсен төгәл фаразлап булмавын да әйтте.
“Ходайга шөкер, беренче җиңелүдән соң “Ак барс” бирешмәде. Уфадагы соңгы уенда җиңүгә иреште. Казандагы киләсе көрәшләрдә “барс” җиңәргә тиеш дип уйлыйм, ә инде серия язмышы мөгаен Башкортстанда да хәл ителергә мөмкин. Әлегә кем җиңәсен әйтеп булмый, икесе дә бер үк дәрәҗәдәге команда” - диде Радик Сабиров.
Кабаттан хоккей командаларының сайтларына әйләнеп кайтсак, Уфалылар “Спорт” телеканалының коментаторларына да бәйләнгәннәр. “Салават Юлаев” хоккей командасының интернет битенә керүчеләр аларны “Ак барс” яклы булды диләр. Берәү, “Они что тоже из кошачей стаи?”- дигән. Гомүмән, бу көннәрдә бу ике команданың сайтларының форумнарында, кунак бүлмәсе битләрендә бер-берләренә “Салават Юлаев”ны - “салатлар”, “барс”ны - “кошка”лар дип кенә әйтәләр. Һәр як үзен җиңүче итеп күрә, мораль - психологик яктан көндәшләрен басырга тели. Әйтергә кирәк, боз өстендәге көрәшне күзәтүчеләр соңгы уенда Башкортстан президентының булмавын да сизгәннәр, аңа Уфа командасының җиңеләчәген алдан әйткәннәр дигән сүзләр дә бар.
Киләсе уен 26 мартта Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда була.

XS
SM
MD
LG