Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:28

Шигърият бәйрәме


Екатеринбургта“Сөйлә, каләм!”дип аталган Шигърият бәйрәме узды.Муса Жәлилнең инглиз,рус,татар телләрендә басылган 3 томлык жыентыгы чыгарылды.

Бу көннәрдә Екатеринбург шәһәрендә Халыкара шигърият көненә багышланган “Сөйлә, каләм!” дип аталган шигърият бәйрәме булып узды. Татарстанның Уралдагы даими вәкиллеге бинасына ул көнне Свердловски өлкәсендә яшәп иҗат итүче күп кенә һәвәскәр шагыйрьләр, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, журналистлар җыелган иде.
Бәйрәмне оештыручы һәм алып баручы, даими вәкиллекнең өлкән белгече Миңсылу Ижгузина җыелучыларны өч бәйрәм – “Нәүрүз”, “Мәүлет” һәм “Шигърият бәйрәме” белән тәбрик итеп, кичәне башлап җибәрде. Сүз, йөрәк хисләрен шигырь юлларына салып каләм тибрәтүчеләргә бирелде. Алар арасында инде шигырь җыентыклары тупланган китаплары дөнья күргән Хафиз Галиев, Рафаэль Якупов кебек шагыйрьләр дә, күп еллар буена иҗат итеп тә, шигырьләрен күңел дәфтәрләрендәге сердәш итеп кенә саклаучылар да бар иде. Шундыйларның берсе – өлкәдә яшәүче милләттәшләребез хөкеменә шигырьләрен “Саф чишмә” исемле өлкә татар газетасы аркылы күптән түгел генә тәкъдим итә башлаган Мәдинә ханым Даутова.
Мәдинә Даутова 26 ел буена сердәш итеп язган шигырьләренә багышлап “Ялгызлыкка сезне дучар иттем, кичерегез мине, җырларым” дигән шигырь дә язган. Аның шигырьләрендә туган якны сагыну, мәхәббәт, хыянәт, сагыш кебек хисләр чагылып йөрәк кылларына кагыла. Мәдинә ханым сөйләвенчә, аны татарча аңламаучылар да күз яшьләре белән тыңлыйлар икән.
Кичәгә җыелучылар Мәдинә ханымның иҗатын бик югары бәяләделәр. Аннан соң Рафаэль Якуповның күптән түгел генә дөнья күргән “Исламгәрәй маҗаралары” исеме астында басылып чыккан китабын тәкъдим итү булып узды. Ерак көнчыгыш әкиятләренә таянып язылган әлеге әсәр бик мәгънәле, җиңел укыла. Әсәрдә мәңгелек мәхәббәт тарихы, яхшылык белән яманлык көрәше. Уйландыра, кызыксындыра. Рафаэль ага китапны бастыру буенча кыенлыклар турында үзе болай дип сөйли:
“Иҗат итәргә була, язуы да рәхәт, ә менә бастыруы... Элек булса, бу китапны алтын хәрефләр белән бастырып чыгарган булыр идем үзем. Ким дигәндә 20-30 мең акчам янды минем. Ә хәзер, 80-90 битлек китап чыгару өчен артыннан ике ел йөрдем. Әле сайлаулар булмаса, тагын да бастырып булмас иде бу китапны”.
Шигърият бәйрәменә җыелучылар арасында Русиянең халык артисты, Урал дәүләт консерваториясе ректоры, профессор Шәүкәт Әмиров та бар иде. Шәүкәт әфәнденең әнисе Мөнәвәрә апа исән чагында бик матур шигырьләр яза торган булган. Ул әнисенең шигырьләрен укыды, аннан соң, фортепианода бәйрәмнең музыкаль өлешен тәэмин итүче Назлыгөл Ижгузина белән бергәләп, балалайкада татар халык көйләрен башкарды. Кичәдә шулай ук инде арабыздан киткән шагыйрьләрне искә алдылар. Гандәлиф Зарипов, Габделәвәл ага Дәүләтшин, Мөнәвир ага Фәтхетдинов җыентыкларыннан шигырьләрне Татарстанның атказанган артисты Хәйдәр Гыйльфанов укыды. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Сөфхәт ага Надыйров җыелучыларга күңелле хәбәр әйтте – шушы көннәрдә, ниһаять, Муса Җәлилнең 100 еллыгына багышланган чаралар арасыннан соңгысы гамәлгә кергән – шагыйрьнең инглиз, рус һәм татар телләрендә өч томлык җыентыгы басылып чыккан. Бу эшне Сөфхәт ага җитәкләгән Мәҗит Гафури исемендәге татар-башкорт мәдәни үзәге Свердловски өлкәсе Язучылар шурасы, мәдәният министрлыгы, иганәчеләр белән берлектә башкарып чыга алды. Кичә ахырында Сөфхәт ага шагыйрьләргә бүләк итеп Муса Җәлилнең өч томлык җыентыкларын өләште. Кичә, бар халыкның аягурә басып, “Туган тел” җырын җырлавы белән тәмамланды.

XS
SM
MD
LG