Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 05:10

Басрада 40 кеше һәлак булды


Багдад - Гыйрак рәсмиләре сүзләренә караганда, Басрада хәрби чара вакытында кимендә 40 кеше һәлак булган, 200ләп кеше яраланган. Анда Гыйрак иминлек көчләре белән Моктада әс-Садр яклы шыгый гаскәрләре арасында бәрелешләр дәвам итә. Шәһәргә меңләгән хәрби китерелгән.

Премьер-министр Нури әл-Мәлики чараның максаты - шәһәрне җинаятьчеләр һәм террорчылардан чистарту, дип белдерде. Сугышчыларга коралларын куярга 72 сәгать бирелә, диде әл-Мәлики.

Әс-Садр хәрәкәте хөкүмәтнең бу чарасына каршы урам җыеннары оештырачагын белдерде.

XS
SM
MD
LG