Accessibility links

Хатын-кызлар аракысы файдалымы?


Соңгы көннәрдә кулланылышка чыгарылган бер эчемлек җәмәгатьчелектә шау-шу уятты.


Ул - кайда урнашканы хәбәр ителмәгән “Дейрос”компаниясенең “Дамская” аракысы. Бу аракыны җитештерүче кулланучыларга эчемлек “махсус хатын-кызлар” өчен дип тәкъдим итә. Шуңа күрә, ул Роспотребнадзор җитәкчесе Генадий Онищенконың һәм башка белгечләрнең кискен тәнкыйтенә дучар булды.

Базар икътисады, конкуренция җитештерүчене үз кубызына биетә. Табыш артыннан кууда кайберләре җанын шайтанга сатырга да әзер. Нинди генә хәйләкәр, ә кайвакыт мәкерле алымнар кулланылмый! “Дамская” аракысына матур, игътибарны җәлеп итә торган реклам ясала. Урамнарга эленгән реклам плакатларын экспертлар кызыклы дип табып, “alcohole. ru” порталы аны “дөрес” аракы дип тә атаган. Алар фикеренчә, шайтан суын эчү хатын-кызлардан күп көч таләп итә һәм бик заманча, стильле кешеләргә генә хас дип аңлатыла. Шул ук вакытта, бу аракының хатын-кызларга берәр йогынтысы яки файдасы хакында бер сүз дә әйтелми. Бары тик, ятьмәгә хатын-кызларны эләктерер өчен, шешәгә матур итеп күбәләкләр төшерелгән.

Роспотребнадзор хезмәте башлыгы Генадий Онищенко моны башка сыймаслык хәл дип атады. Ул, бер-бер хилафлык табу нияте белән, үз хезмәткәрләренә бу алкоголь продуктына экспертиза үткәрүне йөкләгән. Стандартка туры килеп бетмәсә, аңа карата административ эш кузгатылуы да ихтимал.

Әхлаксыз аракы бизнесында хисләрне генә белдерү начар ярдәмче, без моның белән генә чикләнмәячәкбез. Әрсезләнә барган аракы бизнесы вәкилләренә җинаять, хокук һәм әхлак нормаларын каршы кую кирәк,” ди Онищенко.
Роспотребнадзорның Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Алмас Имамов бу хакта болай диде:

Алмас Имамов
“Бу мәсьәләдә җитәкчелек белән фикерләребез тәңгәл. Җәмәгатьчелек ризасызлыгын аңларга була: Дөнья галимнәре алкоголь продуктларының хатын-кыз организмына бик яман тәэсир итүен исбатлады. Исерткечләрне даими кулланганда, организмга ферментлар җитми, этил спирты, серкә альдегиды туплана. Моның нәтиҗәсендә, организм агулана, матдәләр алмашы бозыла. Ә хатын-кыз эчкечелеге бигрәк тә авыр дәвалана. Ана кеше гаиләдән йөз чөерә, якыннарының кадерен югалта. Гарип балалар туу куркынычы да арта”.

Аракы гына зарарлы түгел, кайвакыт гап-гади эчә торган су да шик уята. Соңгы араларда Казан халкы суүткәргеч буенча килүче суны эчмэскә тырыша. Мөмкинлекләре булганнар суны шәһәргә якын чишмәләрдән алып кайта яки киосклардан сатып ала. Соңгы вакытта аның да сыйфаты да бозылды диючеләр бар. Бу хакта Алмас Имамов болай диде:

“Киосклардан таратылучы су чиста, газландырылмаган чишмә суы. Аны тарату өчен сыйфат турындагы махсус белешмә алынган. Даими рәвештә сыйфатын да тикшереп торабыз. Кулланучылар хокукын күзәтү оешмасы белән килешелгән. Җитештерүче “Вамин – Татарстан” сыйфатны күзәтүче система булдырган. Безнең оешма исә аны сату нокталарында тикшерә. Хэзерге вакытта, су бөтен санитар стандартларга җавап бирә. Аның сыйфаты буенча шикаятләр кермәде. Андый очраклар булганда, без өч көн дәвамында урынга чыгып тикшерү үткәрәбез”.

Кибет киштәләрендәге пластик шешәләрдә, урамда сатылучы, таратылучы суның сыйфаты буенча әлегә төгәл мәгълүматлар юк. Алар барлыкка килү белән, “Азатлык” бу мәсьәләгә әйләнеп кайтачак.

XS
SM
MD
LG