Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыга Ауропа инвесторлары килде


Шәһәрнең ашыгыч ярдәм хастаханәсендә ачылган “ясалма бөер” бүлеге инвесторларга 5 млн. еврога төшкән.

Әйе, әлеге бүлекне яңадан төзеп коруга, җиһазлауга шәһәр һәм республика казнасыннан бер тиен дә акча тотылмаган. Бу хакта шәһәр хәкиме И.Халиков “Ясалма бөер” бүлеген ачу тантанасында әйтте:

“Әлеге проект турындагы карар Татарстан президенты дәрәҗәсендә кабул ителде һәм берничә тапкыр хөкүмәт утырышында каралды. Мин моны экспиремент дип әйтер идем. Чөнки проект дәүләт акчасына түгел, шәхси инвестор капиталына тормышка ашырылды. Инвесторның халыкара тәҗрибәсе бар һәм ул Чаллыга очраклыгына килмәде. Әлеге бүлек Кама аръягындагы 10 район һәм шәһәргә хезмәт күрсәтәчәк.”

5 млн.евро торган әлеге проектка дәүләт акчасы кермәде дигән идем. Шушы уңайдан әлеге тантанада катнашкан Максим Акчурин, танылган татар профессоры Ринат Акчуринның улы болай диде:

“Бу проектта дәүләтнең һәм шәхси партнерның мәнфәгатьләре бар. Биредә 100% чит ил капиталы керде. Шушы капитал берникадәр вакыттан соң кире кайтарылырга тиеш. Әлбәттә, инвестор бу проекттан ай саен билгеле бер күләмдә керем алачак.”

Алманиядә эшләнгән җиһазларның Чаллы хастаханәсенә Голландия фирмасы урнаштыра. Әлеге клиниканың авырулар өчен әһәмияте хакында Чаллы сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы А.Фәтхетдинов “Азатлык”ка үз фикерен әйтте:

“Шушындый җиһазлар булмаса бөер белән авыручылар атна-ун көн эчендә үлеп китәргә мөмкин. Бездә хәзер 116 кеше шушы җиһазлар ярдәмендә генә яши. Авырту кискенләнгәндә бу аппаратлар бик булыша. Бездә 1996 елда куелган алман җиһазлары иде. Белгечләребезне кабат укытасы юк, тәҗрибәләре бар инде, аны беләләр.”

1 апрельдә ачылырга тиешле ясалма бөер бүлеге хакында белгеч Ф.Илаева “Җиһаз бүгенге Евростандартка җавап бирә һәм шәһәргә бик кирәк иде. Авыруларны тиз арада аякка бастыру мөмкин булачак”, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG