Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 06:05

Казага юлыккан чаңгылы туристлар төркеме Якутскида


Каза булган “Палатка” тавы. 1990 еллар сүрәте.

Каза булган “Палатка” тавы. 1990 еллар сүрәте.

Татарстан спортчыларының кайчан Казанга кайтасы билгеле түгел. “Палатка” тавында төркем җитәкчесе Олег Кулешов һәм экспедициядәге иң яшь Артем Бикмушев һәлак булды.

“Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары Якутски вакыты белән иртәнге 9-нчы киткәч безне боралакка алды. Бөтен әйберләрне дә төядек, аннан соң Якутскидан ерак булмаган “Җылы чишмә” ноктасында туктап ягулык салып кайтып җиттек. Хәзерге вакытта барыбыз да Якутскида. Зуевның туганының фатирында тукталдык. Исәннәр прокуратура тикшерүчесенә аңлатмалар яздык. Барыбызга да медицина тикшерүе үткәрелде. Сәламәтлегебезгә җитди куркыныч янамый”,- ди казага юлыккан әлеге чаңгы туризмы төркемендә булган Вадим Семин. Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы вәкиле Илгизәр Хәйруллин бүлмәсендә телефон аша соңгы сөйләшү 26 март көнне көндезге 12-дә булды.
Татарстанлылар әлегә Юрий Зуевның туганының фатирында. Зуев бу төркемдә читтән-Екатеринбур каласыннан бердән-бер спортчы. Алдан ул ишелеп төшкән кар астында калып имгәнгән дигән хәбәрләр булган иде. Семин әйтүенчә, аңа да куркыныч янамый.
Татарстан төркеменең кайчан Казанга кайтып җитәсе әлегә билгеле түгел. 27 март көнне Казаннан Клюев белән Мурзин җирле вакыт белән иртәнге 4-тә Якутскига килеп җитергә тиеш. Алар да үз теләкләрендә чаңгылы туристлык белән шөгыльләнүчеләр. Якутскига итәшләренә ярдәмгә дип киткәннәр. Илгизәр Хәйруллин сүзләренчә, төркемнең кайчан юлга чыгуын да алар хәл итәчәк.
Инде билгеле булганча, “Палатка” дип аталган тауда булган каза вакытында бу төркемнең җитәкчесе Олег Кулешов һәм әлеге экспедициядәге иң яшь Артем Бикмушев һәлакъ булды. Аларның җәсадләре бүгенге көндә мәхкәмә-медицина тикшерүенә тапшырылган. Үлүчеләр булганга җинаять эше дә кузгатылган. “Тәртибе шулай”,- дип белдерде Илгизәр Хәйруллин.
Илгизәр Хәйруллин
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре тарафыннан төркем, тиеш булса да, озатучысыз гына юлга чыккан һәм спортчылар үзләрен иминиятләштермәгән дигән сүзләр дә булды. “Алар сәнәгать-иминият ширкәтендә (промышленно страховая компания) үзләрен иминиятләштергән иде. Алга таба аларга төрле документлар әзерләргә кирәк булачак. Барсы да тәртиптә булган очракта бу ширкәт иминият акчасын бирәчәк”,- ди Илгизәр Хәйруллин. Озатучыга килгәндә исә, Хәйруллин әйтүенчә, Русия чемпионатында катнашу сәяхәтенә чыккан чаңгылы туристлар өчен андагы озатучы таләп ителмәгән. Алар нык әзерлекле булган. “Көтелмәгән очрак бу”,- ди Хәйруллин.
Спортчыларны алып кайту өчен Казаннан махсус очкыч барачак. Билгеле булганча, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы боралагы коткару да, махсус очкыч белән алып кайту да зур чыгымнар сорый. “Беркадәр өлеше министрлыктан булыр мөгаен. Аларның дуслары, эшләгән урыннарыннан һәм безнең туристлар бөтенесе шалтыраталар. “Нинди ярдәм, күпме акча кирәк, без бөтенесен бирәбез”,- дип әйтәләр”,- ди Илгизәр Хәйруллин.
Казага юлыккан төркемдә татар фамилиясе күренмәде. “Татарлар арасында да чаңгы туризмы спорты киң таралган икән. Бик күп татарлар бар. Минем үземнең команда бар. “Кыш” дип атала. Бу командада безнең кайбер вакытларда чиста татар төркемнәре генә дә булды. Без бик күп маршрутлар үттек”,- ди Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгында спорт туризмы өчен җаваплы Илгизәр Хәйруллин.
25 март көнне Мәскәү вакыты белән иртәнге биш тулганда 8 кешедән торган чаңгылы туристлар Якутиянең Палатка тавы янындагы Агыйдел кичүендә кар төшеп казага юлыккан иде. Аларның икесе 3 метр тирәнлегендәге кар астында калып һәлакъ булды. Спортчыларның сәяхәте 14 мартта башланды. Ул 35 көн дәвам итергә тиеш иде, әмма 10 көндә өзелде.

XS
SM
MD
LG