Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин ришвәтчелеккә каршы көрәштә җиндеме, әллә оттырдымы?


Владимир Путин 8 ел буе ил белән җитәкчелек иткәндә коррупция һәм җинаятьчелеккә каршы көрәштә уңышларга ирешә алмаган. “Левада” үзәге март урталарында уздырган сораштыру шуны күрсәтә.

Анда 1603 кеше катнашкан. Һәм аларның 32% ришвәтчелек һәм коррупция элек ничек булса, хәзер дә шулай дәвам итә дип белдергән. Аерым алганда, Владимир Путин президент булган чорда коррупция, ришвәтчелеккә каршы көрәш турында күп сөйләнсә дә, чынлыкта уңай якка үзгәреш булмаган.

Русия президенты коррупциягә каршы көрәш юнәлешендә төрле чаралар, утырышлар уздырды һәм күп кенә төбәкләрдә дә Путин күрсәтмәсеннән читтә калмадылар. Шул исәптән Татарстанда да ришвәтчелеккә һәм коррупциягә көрәш юнәлешендә зур җыелышлар узды, өстәл сугып сүгүләр булды. Әмма уңай якка үзгәреш сизелмәде.

“Минемчә, Путинның тырышлыгы белән генә ришвәтчелекне җиңеп булмый. Чөнки ул балалар бакчасыннан башлап идәрәнең иң башында утырган җитәкчеләргә дә кагыла. Бөтен илләр арасындагы исемлектә Русия ришвәт алу өлкәсендә иң начар урыннарда тора. Ягъни иң күбе ришвәтчелек Русиядә таралган. Балык башыннан чери. Ришвәт алмау үрнәген башта җитәкчеләр күрсәтергә тиеш”, ди Казандагы икътисад белгече Айназ Мөхәммәтҗанов

Ә “Коммерсант” гәзите журналисты Лилия Миргазиева:

“Путин коррупция белән бик үзенчәлекле көрәш алып барды. Мисал өчен, 3 ел элек ул дәүләт хезмәткәрләренең хезмәт хакын күтәрү турында фәрман имзалады. Һәм шуның нәтиҗәсендә Путинның эш хакы 100 процентка артты. Ә кайбер министрларның хезмәт хакы 5 тапкырга күтәрелде. Ришвәтне элек ничек алган булсалар, хәзер дә шулай ук дәвам итә. Мисал өчен, университетка акчасыз кереп булмый. Укырга керергә теләүчеләр моңа бик кайгыра”, ди.

Казандагы “Линова” ширкәте җитәкечесе Линар Якупов исә, ришвәтчелек Русиядә гәдәти әйбергә әйләнде, ди. Моны ул җәзаларның кырыс булмавы белән аңлата.

“Чит ил тәҗрибәсен алсак, коррупция бөтен илдә дә бар. Кайдадыр ул күбрәк, ә кайдадыр азрак. Монда җәза бирү мөһим булып тора. Мисал өчен, Кытайда бу өлкәдә тотылган кешеләргә карата бик каты җәзалар кулланыла. Ә Русиядә коррупция ул бөтен җирдә дә, хәтта кибеттә дә бар. Чөнки җитештерүче аны бәягә кертә. Шуңа күрә бу инде канунсыз салым алу кебек. Әгәр коррупциядән куркыта торган җәзалар кертелсә, ул бу кадәр таралмас иде. Билгеле, бер-ике бу эштә тотылган кешене күрсәтәләр. Әмма ул әлләни куркытмый”, ди Линар Якупов.
XS
SM
MD
LG