Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 17:46

Тәэсирен арттыру өчен Иран мәдәни дипломатияне дә куллана


Зур фарсы дөньясында Иран уртага чыгарга тели

Зур фарсы дөньясында Иран уртага чыгарга тели

Мартның 24-25ендә таҗик башкаласы Дүшәмбедә Иран, Әфганстан һәм Таҗикстан тышкы эшләр министрларының бер очрашуы үтте.


Башка мөһим мәсьәләләр белән беррәттән министрлар анда бар киң фарсы дөньясы өчен уртак бер телеканал ачу ихтималын да тикшерде

Фарсы теле бер Иранда гына таралган дип уйлаучылар бар икән, алар ялгыша - Әфганстандагы дари теле дә, төньяктарак кулланылган таҗик теле дә фарсының тарихи бертуганнары санала. Моңардан тыш бу телдә Гыйракта да, Пакыстанда да, Фарсы култыгы илләрендә дә сөйләшүчеләр шактый.

Гасырлар дәвамында фарсы теле Шәрекънең шушы өлешендә үзенә күрә бер "lingua franca" - уртак аралашу теле булып килде. Һәм ул үз тәэсирен әле һаман да саклый.

Дүшәмбедә узган очрашуда Иран, Әфганстан һәм Таҗикстан министрлары шушы тарихи бердәмлекне саклауда яңа юллар эзләү, заманча чаралар күрү ихтималын, аерым алганда, фарсы телендә яңа иярчен телеканал ачу мөмкинлеген тикшерде.

Иран, Таҗикстан һәм Әфганстан министрлары уртак телеканал турында килешә
Таҗик тышкы эшләр министры Нәмруһхан Зарифи, шушы уртак проект турындагы килешү Иран, әфган һәм таҗик президентларының август аена билгеләнгән очрашуында имзаланачак, ди, һәм "Уртак телевидение үз програмнарын шушы өч илнең фарсы, дари, пашту, таҗик һәм башка телләрендә алып барачак", дип белдерә.

Яңа каналның баш идарәсе Дүшәмбедә урнашачак дип планлаштырылса да, ул беренче чиратта шушы төбәктә, бигрәк тә Таҗикстанда Иран тәэсирен арттыру коралы булачак дип фаразлана.

1991нче елда Советлар берлеге таркалып Таҗикстан бөтенләй көтелмәгәндә бәйсезлек казанганнан бирле Иран анда үз мәдәни йогынтысын ныгыту эшенә шактый гына акча салып килде. Дүшәмбедә мәдәни үзәк ачып Тәһран хөкүмәте аның ярдәмендә төрле фәнни, мәгрифәти, әдәби програмнар үткәрә, таҗик язучылары, журналистлары, һәм башка зыялылар өчен Иранга мәдәни сәфәрләр оештыра.

Соңгы елларда шундый сәяхәтчеләр төркеменә төрле галимнәр, мәктәп укытучылары да өстәлде. Аларның сәфәрләре тулысынча Иран хөкүмәте тарафыннан түләнә һәм кире илгә әйләнеп кайткач та алардан итагәтьле генә сәфәрләре турында юлязмалар язуны үтенәләр.

Моңардан тыш, икътисади авырлыклар кичергән һәм җитәкчелеге һөҗүмчән секуляр булган Таҗикстанда китап басу җиңел булмау сәбәпле, таҗик әдипләре еш кына үз әсәрләрен Иранда нәшер итеп килде. Иран ягы шулай ук төрле уку йортларында ирекле Интернет, фарсы телендә басмалар булган "Иран бүлмәләре" корды, илдәге китапханәләргә фарсы гына түгел, урыс, инглиз телләрендә дә китаплар бүләк итте.

Иранның үз мәдәни йогынтысын җәелдерү тырышлыклары яңа телеканал белән тагын да җанлана ала. Әмма берүк вакытта, бу идея алдан ук үле була ала дигән фикерләр дә шактый.

Алар, тел уртак булса да, Иран һәм Таҗикстандагы яшәү рәвеше шундый төрле ки, уртаклык табасы бик авыр булачак, дигән карашка нигезләнә. Таҗиклар Иранның кадими мөселман стилен кабул итмиячәк, Тәһранга исә таҗикларның Көнбатыш мәдәнияте белән мавыгуы ошамыячак, дип уйлый яңа телеканал мөмкинлекләренә шикләнеп караучылар.

XS
SM
MD
LG