Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 21:02

Галимнәр дөньяның җылынуын һәм бозларның эрүен күптән күзәтсә дә, Казаннан да зуррак боз кисәгенең хәзер үк коелып төшүе – аларны да шаккатырды.

Ватылып төшкән кисәк Казан мәйданыннан да зуррак. Җир шары кыйтгаларының 5нче иң зур кыйтгасы булган Антарктика өчен исә бу зур кисәк түгел. "Вилкинз" Боз Кыясының бу өлеше 1500 ел торган. Кыяның калган өлешләре дә эрергә тора, ди белгечләр.

"Вилкинз" Боз Кыясы 4 утрау арасында урнашкан, аларның кайберләре белән инде ул тоташып тормый. Анда утрауларны берләштергән киңлеге 6 чакрым чамасы юка гына боз бар. Һавалар җылынып боз яңадан эри башласа, ул юка бозны да без алдагы атналарда, яисә җәй көне югалтачакбыз, аннары боз кыясының тагын бер өлеше эриячәк," - ди Британия галиме Давид Вауган.

Галим үзе 1993нче елда "Вилкинз" Боз Кыясының төньяк кисәге 30 ел эчендә эриячәк, дип фаразлаган иде. Әмма бу соңгы хәлләр галим фаразлаганнан тизрәк булды:

"Антарктикада җылыну процессы глобаль җылынудан тизрәк, бәлки 5 мәртәбә тизрәк барадыр," - ди галим.

1970 елдан бирле бу кыйтгада 6 боз кыясы җимерелгән.

Антаркитадагы бу боз кисәкләренең ватылуыннан – су басулар булыр дигән курку юк, чөнки алар болай да океан суларында йөзеп үз урынын алган иде, ди галим. Әмма бозлар мондый тизлектә эри барса – диңгезләрдә су күләменең артачагы да көн кебек ачык.

Галимнәр глобаль җылынуда кешечелек дөньясы гаепле дип саный. БМОның хөкүмәт ара комиссиясе гасыр ахырына кадәр дөньяда һава 6-14 дәрәҗәгә артачагын фаразлый.

Узган ел бу комиссия һәм АКШның элекке вице-президенты Аль Гор дөньяны җир шарының җылынуы турында кисәтеп торулары өчен Нобель тынычлык бүләгенә лаек дип табылган иде.


XS
SM
MD
LG