Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мишәрнең уңыш сере нәрсәдә?


Түбән Новгород өлкәсе татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Гаяз Закиров.
Түбән Новгород өлкәсе татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Гаяз Закиров.

Түбән Новгород миллли-мәдәни мохтарияте рәисе Гаяз Закиров мишәр татарларының уңыш казану серен “биш К”да күрә. Ә чынлыкта?

Түбән Новгородта мишәр татарлары корылтае узды. Корылтайдан соң Фәезханов укулары булды. Аны шул өлкәнең миллли-мәдәни татар мохтарияте һәм җирле мөфтият ясады. Бу чараларда Казаннан да унлап галим катнашты. Әйтик, археолог Фаяз Хуҗин, фәлсәфә тарихын өйрәнүче Айдар Юзеев, яшь галимнәр Азат Ахунов, Илшат Гыймадиев кебекләр.

Мишәрнеке генә түгел, бар татарныкы да

Инде берничә ел рәттән мишәр татарларында кунакта булып кайтучы Азат Ахунов сөйли. “Бу мишәрләр корылтае гына булмады, бар татарныкы. Аеруча фәнни җыеннары яхшы булды. Анда Казан, Мәскәү, Ташкент, Баку галимнәре дә катнашты”, - ди ул.

Түбән Новгород өлкәсе Дзержинск шәһәре имам-хатыйбы, Түбән Новгород өлкәсе татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Гаяз Закиров мишәр корылтаеннан соң Хөсәен Фәезханов исемендә укулар узуын әйтә. Закиров Фәезхановның Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэтдин Фәхретдин кебекләр кебек үк кадерле татар галиме булуын әйтә. Үзләренеке мишәрләргә аеруча кадерле. Хөсәен Фәезханов бит Сергач ягында туган, шунда туфрак та булган. “Ул дини галим. Безнең горурлык”, - ди аның турыда Гаяз Закиров.

Сокланырлык, көнләшерлек

Мишәр татарлары, аеруча сергачныкылар чит төбәкләрдә татар тормышында еш кына әйдәп бара. Иҗтимагый тормышта актив катнашмасалар да, башкалардан азрак эреп югалуга бирелә, ди. Бу аеруча Мәскәүдә күренә. Анда татарча итеп тамыр җибәреп икенче яки өченче буын уфа яки казан татарын күрергә авыр икән. Ә сергач мишәрләре шунда аяк терәп татар булып яшәп ятарга тырыша. Гаяз хәзрәт тә шуны белә. Ул, сергач татарлары, аеруча урыс башкаласы Мәскәүдә күп яши ди.

Еш кына, мишәрләрнең эше уңышлы баргач, башка татар урыс-марҗа арасында юкка чыгып баручылар аларга соклана да, хәтта көнләшә дә ала. Шулай ук милли иммунитеты югарырак булган мишәрләрнең Татарстаннан читтә, Мәскәү ярдәме белән чаралар ясавы, аерым сәясәт алып баруы казанлыларда нинди хис уята? Шул турыда казан татары Азат Ахунов белән сөйләшәбез.

"Борчылырга сәбәп юк. Дүрт-биш ел элек алар Казанга килеп аңлау, ярдәм эзләп карады. Мөфтияттән дә, конгресстан да. Тик таба алмады. Шуннан соң алар асылда мишәр тарихын барлый башлады. Ә хәзер исә инде киңәйделәр, бар татар һәм ислам галәмен тикшеренү белән шөгелләнә башладылар. Аеруча Русия исламын яхшы өйрәнәләр. Түбән Новгородның үзендә дә берничә Интернет-сайтлары да эшләп килә. Авылларының да сәхифәләре бар. Газеталары чыга. Нәшриятләре дә даими эшли, төрле-төрле китаплар бастыра тора. Безгә мишәрләрдән өйрәнергә кирәк әле”, - ди Ахунов.

"Биш К" һәм . . .

Мишәр татарлары, аеруча сергачныкыларның милли иммунитетын Казанда да таныйлар. Әйтик һаман да шул Финляндиядәге сергач татарларының саклану серләре турында сокланып сөйлиләр. Ул сер нәрсәдә? Гаяз Закиров шаяртып: “Биш К”. Казылык, яшь кыз, кымыз, кузы, каклаган каз”, - ди.

Ә чынлап сорагач, Гаяз хәзрәт Мәскәүдә дә, Финляндиядә дә, үз авылларында да яши торган мишәрнең саклану һәм уңышка ирешү юлын дингә ышануында күрә. "Безне саклаучы - иманыбыз!" - ди Гаяз Закиров .

Казаннан ярдәм көтеп булмый

Тик Түбән Новгород татарларында үз язмышлары өчен борчылу да бар. Аларда да урыс арасында эрү бар, барыбер. Татарны саклап калу өчен мәктәпләрдә, мәдрәсәләрдә, дәүләт университетларында да ислам дине һәм татарлар тарихы турында тирәнтенрәк белем бирергә телиләр. Түбән Новгород татарлары үзләрен анда “җирле халык” һәм “тирән тамырлы” дип саный.

Түбән Новгород дәүләт университеты укытучысы һәм Түбән Новгород мөфтие урынбасары, Хөсәен Фәезханов исемендәге ислам институты ректоры Дамир хәзрәт Мөхетдинов: “Безнең мишәр татарларыбызның күбесе Мәскәүдә тора. Ә Түбән Новгородтагы күп татар авыллары юкка чыга ала. Туган телебез дә онытыла бара. Бу вакытта безгә гел Казаннан гына ярдәм көтеп булмый. Үзебезгә дә эшләргә кирәк”, - дип борчыла.

XS
SM
MD
LG