Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:47

Президент улыннан сорау алу үткәргәннәр


Башкортстан Президенты улы Урал Рәхимовтан сорау алу үткәргәннәр. Бу турыда “Коммерсант” гәзите хәбәр итте. Аңа караганда, Урал Рәхимовтан сорау алу үткәрелгән. Моның өчен махсус Мәскәүдән Русия прокуратурасының аеруча мөһим эшләрне тикшерү бүлеге хезмәткәрләре килгән. Сөйләшү дүрт сәгать дәвам иткән. Очрашуда сүз нәрсә турында баруы турында да билгеле түгел, шулай да очрашуда кеше үтертүләрдә гаепләнеп кулга алынган Башкортсанның экс-сенаторы Игорь Изместьев турында да сорау алынуы мәгълүм.
Урал Рәхимовның яклаучысы сүзләренә караганда, Урал Рәхимов тикшерүче белән очрашуга бөтенләй килмәсә дә буласы булган. Чөнки, беренчедән, ул җирле парламент депутаты буларак кагылгысыз шәхес, икенчедән, ул авырып хастаханәдә ята. Очрашуга ул хастаханәдән килгән.

XS
SM
MD
LG