Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 20:48

Татарстан 1.9 миллиард сумга дәгъвә итә


Чәршәмбе көнне, Татарстан вәкилләре “Торак-коммуналь реформага ярдәм итү дәүләт фонды” Дәүләт корпорациясенә дәүләт грантына гаризаларын, кирәкле документларын тапшырды.
Бу гариза фондта апрельдә каралырга тиеш. Грант акчалары, капиталь ремонт ясау максатында һәм тиешле шартлар үтәлгәндә генә бүленеп бирелә. Әлегә, Татарстан грант шартларының бер өлешен генә үтәгән. Беренче түләү 1,950 миллиард сум күләмендә була. Шушы акчадан 11,7 миллион тузган торакта яшәүчеләрне иминрәк йортларга күчерүгә тотылырга тиеш.
Татарстанның 5 ел эчендә барлыгы 6,6 миллиард сумны алу мөмкинлеге бар. Торак-коммуналь реформада республиканың барлык диярлек муниципаль берәмлеге катнаша.

XS
SM
MD
LG