Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тибет руханиләре журналистлар белән очрашты


Лхаса - Тибеттәге будда руханиләре Кытай рәсмиләренең планын бозып төбәккә килгән көнбатыш журналистлары белән очрашуны оештырган. Очрашуда кайбер мәгълүмат агентлыклары һәм USA Today басмасы хәбәрчеләре катнашкан. Руханиләр аларга Кытай рәсмиләренең Тибеттә дин иреген бозуы турында сөйләгән. Шулай ук алар Лхасада булган бәрелешләрне Далай Лама оештыруын кире каккан.

Журналистларны Тибеткә вазгыятьнең тыныч булганында ышандыру өчен Кытай рәсмиләре чакырды.
XS
SM
MD
LG