Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 17:46

Гыйрак сугышчыларына җомгага кадәр вакыт бирелде


Багдад - Гыйрак шыгый сугышчыларының юлбашчысы Моктада әс-Садрны яклап бүген башкаланың Садр бистәсе урамнарына аның дистәләгән мең тарафдары чыкты. 2 миллионлап халык яшәгән бистәдә кешеләр АКШ тарафыннан якланган премьер-министр Нури әл-Мәликины урыныннан китәргә чакырды.

Гыйракның көньягындагы Басра шәһәрендә өченче көн инде шыгый сугышчыларына каршы хәрби чаларар дәвам итә. Премьер Нури әл-Мәлики Моктада әс-Садрның Мәһди гаскәрләренә бирелергә һәм корал ташларга җомгага кадәр вакыт бирде. Садр исә Мәликине Басрадан китәргә һәм сөйләшүләр башларга чакырды.

XS
SM
MD
LG