Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Яңа татар пьесасы 2007" бәйгесе бүләге өчен 39 әсәр ярышты


Г.Камал театры сәхнәсендә бәйгедә җиңүче әсәр куелырга мөмкин
Г.Камал театры сәхнәсендә бәйгедә җиңүче әсәр куелырга мөмкин

27 март кичендә, Казанда “Яңа татар пьесасы 2007" бәйгесенә йомгак ясала. Бу уңайдан Г.Камал татар драма театрында тантанлы җыелыш үтәргә тиеш.

39 катнашкан әсәрдән 10-сы сайлап алынган. Аларның исемнәре һәм авторлары әлегә билгеле түгел.

Бәйгедә танылган һәм билгеле булмаган драматурглар бертигез дәрәҗәдә катнаша алды. Авторлар үз әсәрләрен уйлап чыгарылган исемнәр астында тәкъдим итте.

Әлегә бәйгенең бүләген “Люстра”, “Мылтык”, “Былтыр кызы”, “Тәхет” һәм башка исемдәге күпсанлы әсәрләрнең дәгъвә итүе билгеле.

Алдагы елларда үткәрелгән бу бәйгедә берничә тапкыр билгеле драматург Туфан Миңнуллин җиңгән иде.

Аңа бәйгенең жюрисында катнашырга тәкъдим ителде. Әмма ул бәя бирү эшендә катнашудан баш тартты. Шулай да бәйгедәге бер әсәргә драматург Туфан Миңнуллинның махсус бүләге тапшырылак.

Шулай ук, Мәдәният министрлыгы, башка оешмалар да ошаткан әсәрләрне аерым бүләкли.

“Яңа татар пьесасы” бәйгесе бишенче ел рәттән, татар драматургиясен үстерү максатында үткәрелә. Бәйгедә җиңүче авторга акчалата бүләк бирелә, әсәрен республика театрларында сәхнәләштерү вәгъдә ителә.
XS
SM
MD
LG