Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларус журналистларының өйләрендә тентүләр булды


Минск - Беларусның журналистлар берлеге мәгълүматларына караганда илнең дәүләт иминлеге агентлары бәйсез журналистларының өйләрендә тентүләр оештырган. Алар президент Александр Лукашенкага каршы мәгълүматлар эзләгән. Берлек хәбәр итүенчә, КГБ Минскта шулай ук ике радионы тикшергән.

Берлекнең башлыгы Жанна Литвина, рәсмиләрнең бу чарасы сишәмбе көнне хөкүмәткә каршы булган урам җыенының кайтавазы, дип белдерде. Кулга алынган 20ләп кешегә, шул санда ике журналистка 15 көн төрмә җәзасы билгеләнде.
XS
SM
MD
LG