Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буш белән Путин Сочида очрашачак


Вашингтон - АКШ президенты Джордж Буш Русия президенты Владимир Путиннан Сочида очрашырга чакыру алды. Буш, апрельнең беренче атнасында булачак очрашуда сүз АКШның Польша һәм Чехиядә ракеталардан саклану җиһазлары кую планнары турында да булачак, дип белдерде.

Сочига кадәр АКШ президенты 2-4 апрель көннәре Романиядә НАТО саммитында катнашачак, соңыннан Хорватия һәм Украинага барачак, дип көтелә.
XS
SM
MD
LG