Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия халкын байлар белән ярлылар арасында упкын бик борчымый


Мәскәү - Левада үзәге уздырган соңгы фикер белешү нәтиҗәләренә караганда, Русиядә ярлылар белән байлар арасында аерманың зур булуына узган ел халыкның 65% борчылган булса, быел бу сан 53% кадәр кимегән.

Халыкның 50% президент Путин хакимияте чорында илдә вазгыять тотрыкланды, дип саный. Шул 50% халыкның яртысы гына бу чорда демократия һәм базар реформалары сакланып калды, дип белдергән.

Халыкның 70% Путинның иң зур уңышы - Русиядә яшәү стандартларын арттыру, дип җавап биргән.
XS
SM
MD
LG