Accessibility links

Кайнар хәбәр

МакКэйн Русиягә карата кискен сүзләр әйтте


Вашингтон - АКШ президентлыгына республикан партиясе намзәте Джон МакКэйн үзенең сайлау алды чыгышында Кушма Штатлар беректәшләренең фикеренә колак салырга тиеш, дип белдерде. Шулай ук ул террорда шикләнелгән кешеләр тотылган Гуантанамо төрмәсен ябарга кирәк, диде. Гыйракта вазгыять тотрыкланганчы АКШ аннан гаскәрен чыгармаска тиеш, дип саный МакКэйн.

Республиканнар намзәте шулай ук Русиягә карата да кискен сүзләр әйтте. МакКэйн Русиянең "зур сигезлектә" булырга лаеклы булуына шик белдерде.
XS
SM
MD
LG