Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яһүд һәм мөселман оешмалары татулашты


Мәскәү - Яһүд оешмалары федерациясе һәм Русиянең мөфтиләр шурасы ике арада аңлашу һәм хезмәттәшлек булачагы турында белдерде.

Бу хакта бүген Русиянең баш раввины Берл Лазара һәм мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин килешкән. Яһүд оешмалары федерациясе, шура рәистәше Нәфигулла Әшировның сионизмны "фашизм" дип атавыннан соң мөфтиләр шурасы белән элемтәләрен туктатуын белдергән иде. Әширов соңырак үз белдерүенең бөтен яһүд халкына кагылмаганын һәм мөфтиләр шурасы карашын чагылдырмавын әйтте.
XS
SM
MD
LG