Accessibility links

Кайнар хәбәр

Совет чоры министры белән хушлаштылар


Казанда 82 яшендә вафат булган академик, күренекле тел белгече, элеккеге түрә Мирза Мәхмүтов белән хушлашу мәрасиме узды.
Казанда 82 яшендә вафат булган академик, күренекле тел белгече, элеккеге түрә Мирза Мәхмүтов белән хушлашу мәрасиме узды.

Совет режимында татар мәгарифен кулында тоткан министр, академик булган Мирза Мәхмүтовны соңгы юлга озатуда Миңтимер Шәймиев тә катнашты.

Казанда 82 яшендә вафат булган академик, күренекле тел белгече, элеккеге түрә Мирза Мәхмүтов белән хушлашу мәрасиме узды. Аны озатырга галимнәр дә, татар зыялысы һәм түрәләре дә килгән, шәкертләр дә чакырылган иде. Алар каршында чыгыш ясап Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев Мирза Мәхмүтовны, бүгенге түрәләргә үрнәк булган дәүләт җитәкчесе иде, дип атады. Элеккеге министр Иске татар бистәсендәге татар зиратында җирләнде.

Совет режимында министр булган

Мирза Мәхмүтов чыгышы белән шул чор татар коммунистлары лидеры Фикрәт Тәбиев белән бер яктан, Пенза-Мордовия ягыннан дип санала. Мирза Мәхмүтов 1955 елда чит телләр өйрәтүче гаскәри "чекистлар" институтын бетергән. Гарәп, инглиз, алман, урыс, татар телләрен өйрәнеп хезмәт иткән. 1958-1976 елларда совет режимындагы Татарстанда мәгариф министры булып эшләгән. Бу татар мәгарифе өчен иң авыр чорның берсе булган, ди татар зыялылары. Татар мәктәпләре урыс шәһәрләрендә дә, татар калалары һәм салаларында да ябыла торган. Хәер, ул килгәндә үк инде Казанда бер генә татар мәктәбе калган иде, ди Дания Заһидуллина. Дания ханым бүген Татарстан фәннәр академиясында сәркатип булып эшли.

Эшсез утырмаган

Система үзгәрер вакыт җиткәч тә, Мирза Мәхмүтов эшсез утырмаган. Чит илләрдәге татарлар белән бәйләнешләр кору аңа йөкләнгән, ул советтан читтә калган татарларга барлаучы "Ватан" җәмгыятен җитәкләгән. Соңрак әле Татар-американ региональ институтын да оештырган.

“Башкача эшли алмас иде”

Соңгы елларда исә Ислам динен аңлатучы китаплар язган, мөселманнарны яклаган, хәтта бушка гына хаҗга да барып кайткан. Мәрасимдә катнашучы Алмирә Әдиятуллина шулай сөйли. Ул Мөслимә хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе.

“Татарыбызның матур, зыялы кешесен озатабыз. Без шул чор кешеләре. Мирза Мәхмүтовны татар мәктәпләрен япты дип сөйлиләр. Заманы авыр иде. Шуңа күрә ул башкача эшли алмас иде. Мин аны гаепләмим. Мирза Мәхмүтов соңгы елларда исә безне, мөселманнарны яклап бик күп эшләде. Без аның белән бергә 1993 елда Татарстан Президенты биргән очкыч белән бергә Хаҗга да барып кайттык. Шуңа күрә бүген Миңтимер Шәймиев сүзенә колак салырга чакырам. Ул Мирза Мәхмүтовны башка министрларга үрнәк дип атады. Менә бүген, Татарстанда мәгариф министрлары еш алышынып тора. Аларга эшләү бик гади, мөмкинлекләре зур, шуны куллана алмыйлар. Ә Мирза Мәхмүтов исә егерме ел буе бик авыр чорда эшләде”, - ди Әлмирә Әдиятуллина.

Күптелле һәм “татарҗанлы”

Мирза Мәхмүтов 1960 елларда ук нәшер ителгән гарәпчә, фарсыча татардагы алынмалар сүзлеген төзүчесе буларак шәрык сөюче татар укучысына танылды. Ул китап әле дә борынгы татар телен һәм шәркыятне өйрәнүчеләр өчен хезмәт итә. Үзгәртеп кору башлангач бу сүзлек турында матбугатта бәхәсләр дә уянды. Авторлыгы турында. Китап кабаттан туксанынчы елларда нәшер ителде.

Татарстан Фәннәр академиясы бинасында узган хушлашуда академияның рәисе Әхмәт Мазһаров та катнашты. Ул Мирза Мәхүтовны татарҗанлы һәм күп телләрне белүче кеше иде дип саный.

“Мирза Мәхмүтов китү сигез миллионлы татар өчен зур югалту. Ул бик зур галим иде. Чын-чынлап тел галиме. Әле дә аның кебек тирән белемле галимне табу авыр. Мине ул алтмышынчы елларда ук саф татарча сөйләшүе белән сокландыра иде. Ул вакытта татарча сөйләшү бик аз ишетелә иде”, - ди Әхмәт Мазһаров.

“Татарны Америкага ачкан”

Мирза Мәхмүтовны искә алып белемле яки уңышлы сәвит түрәсе дип кенә түгел, матур, чибәр, көяз кеше дип тә сөйләделәр. Шулай ук аның фәнни һәм мәгариф эшендә оештыру, белем бирү эшчәнлеген искә төшерделәр. Тик өч ел элек ул үзе оештырган татар-американ институты юкка чыгу шаһиты булды. Моны фәннәр академиясы хуҗасы Әхмәт Мазһаров та искә ала. Ул, Мирза Мәхмүтов калдырган фәнни мирас милли университет була ала дип фаразланучы Татар һуманитар-педагогика университенда саклана ди.

“Мирза Мәхмүтов татар-американ институтын ачып татарны Америкага ачты. Заманы өчен зур эш булды бу. Тик вәзгыять үзгәрде. Өч ел элек институт педагогика институты белән берләшеп зур, яңа университет оешты. Ул Татар дәүләт педагогика һуманитар университеты. Мирза ага калдырган яки васыять иткән фәнни мәктәп тә шунда эшен дәвам итә. Анда аның фәнни хезмәтләре саклана. Шулай ук шәкертләре эшли”, - ди Татарстан академиклары башлыгы.

XS
SM
MD
LG