Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:22

Роальд Сәгъдиев тамырларын барлый


Танылган галим Роалд Сәгъдиев белән Татар Конгрессы бинасында үткән очрашу

Танылган галим Роалд Сәгъдиев белән Татар Конгрессы бинасында үткән очрашу

Дөньякүләм танылган татар галиме Роальд Сәгъдиев Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетында кунакта булды.

27 мартта дөнья күләм танылган татар галиме Роальд Сәгъдиев Бөтендөнья татар конгрессында кунакта булды. Конгресс әгъзалары, депутат һәм фәннәр академиясе галимнәре өлкән остазның Татарстанның суверенлыгы, латин графикасына бәйле фикерләрен белделәр.
Алдагы көннәрдә Роальд Сәгъдиевның Татарстан президенты Минтимер Шәймиев белән очрашуын хәбәр иткән идек инде. Аны бу көннәрдә очрашуларга еш дәшәләр, 26 мартка танылган галимне Казан үзәгендәге Бөтендөнья татар конгрессына кунакка чакырдылар һәм ул бик ризалашып тәкъдимне кабул итте. Бу хакта Роальд Сәгъдиев белән очрашуны башлап җибәрүче конгресс җитәкчесе Ринат Закиров әйтте. Ул өстәл артында утыручы конгресс вәкилләренең кыскача эшчәнлеге белән һәм башка килгән кунаклар белән таныштыргач, дөньякүләм танылган галимгә Кол Шәриф мәчете рәсеме, түбәтәй бүләк итте. Аннан сүз кунакның үзенә бирелде.
Роальд Сәгъдиев рус телендә сөйләде. Сүзен ул 80 еллар ахырындагы тарихларны искә төшерүдән башлады. Ул вакытта аны Горбачев галим буларак югары дәрәҗәдә кабул иткән булган, аннан инде Сәгъдиевнең фикерләре Ельцин ягына якыная башлагач, галимне игътибар үзәгеннән читләштерәләр.
Ул замандагы истәлекләрне искә төшергәндә Татарстандагы билгеле милләтче ханым да телгә алынды. Шулай бер вакыт, 89 елда, галим Мәскәүдә үзгәртеп коруның барышы турында чыгыш ясаганда аңа залдан бер хатын:
“Татар халкының бәйсезлеген кире кайтару мөмкинлекләрен сез ничек бәялисез?” - дип сорау бирә.
Роальд Сәгъдиев
Сәгъдиев моны бик катлаулы сорау дип әйтә. Тарих поезды китте инде, ди.
Һәм очрашу ахырында бу сорауны бирүче кешенең язучы, публицист Фәүзия Бәйрәмова булуы ачыклана.
Танылган галим Татарстанның мөстәкыйльлеге турында сөйләгәндә Шәймиевнең эшчәнлеген югары бәяләде. Мөстәкыйльлекнең хәзерге формасын саклап калырга кирәклеккә басым ясады. Казанда фәннәр академиясе ачылу Татарстан өчен зур казаныш булуын әйтте, хәзер аның дөньякүләм танылу алуын да искәртеп үтте. Шулай ук, Шәймиеның 450 елдан соң Мәскәү белән тынычлык килешүе төзи алуы татар милләте өчен зур вакыйга булды ди Роальд Сәгъдиев. Галимне тыңлап утырган кешеләр аның татарлыгына якынаюын сизерләр. Очрашуда Роальд абзый түбәтәй кигән кебек, тормыш та да шулай күренә. Аның сөенеп:
“Мин бүген Камал театрына барам, татарча театр карарга барасым килә!” - дип әйтүе генә дә ни тора.
Танылган галим латина мәсьәләсенә дә калгылып алды. Аның Путин белән булган очрашуында бу хакта сүз булган, Русия президенты латин графикасына каршы булуын әйткән.
Конгресста Роальд Сәгъдиев белән очрашу истәлеккә фотога төшү һәм чәй табыны артында дуслар белән гапләшеп төгәлләнде.

XS
SM
MD
LG