Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нидерланд хөкүмәте Исламга каршы фильмдагы карашны кире кага


Нидерланд премьер-министры Ян Петер Балкененде хөкүмәт Исламны Нидерландның үтә уңчы сәясәтчесе Гирт Уилдерс тарафыннан әзерләнеп Интернетка чыгарылган кыска фильмдагыча шәрехләүне кире кага диде.
Балкененде ул фильм Исламны көч куллануга тиңли, Нидерланд хөкүмәте бу динне алай шәрехләүгә каршы дип белдерде.
Ул шулай ук бу фильмның максаты бары кемнедер рәнҗетү генә дип көч куллану белән җавап бирмәскә чакырды, рәнҗеш хисләре агрессия һәм янауларга аклау була алмый диде.
XS
SM
MD
LG